Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Рәшит Бәшәрнең юбилей кичәсе!
17.12.2024
Рәшит Бәшәрнең юбилей кичәсе!Бүген, 17 декабрьдә, күренекле балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш, Ш.Галиев һ.б. исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Тылсымлы иҗат иясе» дигән тантаналы кичә узды.
Бәйрәм кичәсенә Рәшит Гаффар улы Бәшәрне котларга Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов, язучылар, әдәби-сәнгать вәкилләре, төрле район-шәһәрләрдән күпсанлы кунаклар килгән иде.
Әлеге чарада безнең нәни артистларыбыз да катнашты! Алар Рәшит Бәшәрнең шигырьләрен яратып сөйләделәр. Әдипнең шигырьләре бик тә кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта уйланырга да җирлек калдыра.Рәшит абый Бәшәргә алга таба да иҗади уңышлар телибез!https://vk.com/wall-215824097_2512
-
Торжественное объявление результатов 2 тура муниципального этапа Всероссийского профессионального мастерства «Воспитатель года-2025»
13.12.2024

13.12.2024 состоялось торжественное объявление результатов 2 тура муниципального этапа Всероссийского профессионального мастерства «Воспитатель года-2025». Среди финалистов и наш педагог Хайруллина Лейсан Миннехановна!От всей души поздравляем Лейсан Миннехановну, желаем достижения всех поставленных целей и задач!
https://vk.com/wall-215824097_2510
-
"Ел тәрбиячесе - 2025" Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы
10.12.2024
.jpg)
Тәрбиячебез – Ләйсән Миннихан кызы "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә катнаша.⠀
Икенче турда башка бакча балалары белән мавыктыргыч ачык шөгыль күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясап, өченче турга үтте. Котлыйбыз һәм муниципаль этапның финалында уңышлар телибез!
-
Гала-концерт победителей городского конкурса «Звездочки XXI века»
05.12.2024
В ГДТД и М № 1 состоялся гала-концерт победителей городского конкурса «Звездочки XXI века». Концерт был посвящен Году семьи.Дети и педагоги-наставники получили свою «минуту славы». А на сцене блистала наша воспитанница 2 группы Нуриева Камила. Ей было поручено самое ответственное задание - быть соведущей гала-концерта. Мы желаем нашей юной артистке и ее наставнику-педагогу Сабировой Ляйсире Рафаэлевне дальнейших творческих успехов! Так же мы благодарим родителей Камилы, которые всегда были готовы прийти на помощь! Спасибо вам за участие в жизни детского сада.https://vk.com/wall-215824097_2499
-
Педагогик киңәшмә № 2
27.11.2024
Бүгенге иҗади кайнап торган көнебезне дәвам итеп уку елына планлаштырган 2 нче педагогик киңәшмәне уздырдык. Тема түбәндәгечә билгеләнде: «Билингваль белем бирү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсешенең нәтиҗәле ресурсы буларак, театральләштерелгән эшчәнлек. («Театрализованная деятельность как эффективный ресурс социально-коммуникативного развития ребенка дошкольного возраста в условиях билингвального образования»). Педкиңәшмәнең максаты итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның театр уен эшчәнлеге буенча педагогларның белемнәрен системалаштыру һәм балалар бакчасында гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, алынды.
Бу киңәшмәгә әзерлек эше ныклап алып барылды. Педагоглар белән киңәшләшкәннән соң яртыеллыкка ачык шөгыльләрне әсәрләрне сәхнәләштерү белән алыштырып эшләү бурычы куелды. Әти-әниләр, педагоглар өчен тар белгечләр ачык шөгыльләр күрсәттеләр, ә төркем тәрбиячеләре сәхнәләштерелгән әкият, әсәрләр тәкъдим иттеләр.Ә педагогик киңәшмәдә барлык төркемнәрне бәяләп урыннар билгеләнде һәм дипломнар тапшырылды.Киңәшмә барышында ФК инструкторы Квитковская Е. Ю. «Иммерсивные технологии в дошкольном образовании: эффективный путь становления креативно мыслящей личности» темасы буенча мастер-класс тәкъдим итте. Балаларның эмоциональ якларына игътибарны арттырырга кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.Тагын бер креатив, яңа мастер-класс «Музыкаль театральләштерелгән уен буларак «Зәңгәр трактор»ны 8 нче төркем тәрбиячесе Гильванова А.Н. үткәрде. Ә менә 3 нче төркем тәрбиячесе Низамова Г.С. ның «Тактиль театр» дигән тема астындагы мастер-классы тагы да кызыклы булган театр эшчәнлеге буенча бер алым буларак яктыртылды. Һәм инде киңәшмәбезне төгәлләп икенче тәрбияче Мирзагалимова А.М. «Театр эшчәнлегендә синель проволкаларын куллану» буенча мастер-класс күрсәтте. Без аны гадәти булган картиналардан ясалган бармак театрына альтернатива буларак иң зәвыклы алым, дип таптык. Педкиңәшмә җылы атмосферада, кызыклы һәм зәвыклы узды.https://vk.com/wall-215824097_2474
-
«XXI гасыр йолдызчыклары» муниципаль бәйгесенең финалга сайлап алу туры
26.11.2024
1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 26 нчы ноябрь көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балалар коллективлары арасында «XXI гасыр йолдызчыклары» муниципаль бәйгесенең финалга сайлап алу туры узды. Әлеге конкурс гадәттәгечә Яр Чаллы шәһәрендә яшь талантларны ачыклау, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль сәләтләрен ачу, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагогларының һәм балаларның игътибарын Татарстан Республикасы халыкларының мәдәниятен үстерү һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау, эстетик тәрбия мәсьәләләренә җәлеп итү максатларында үткәрелә. Конкурсның төп бурычларының берсе булып:
- мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында талантларны ачыклау һәм үстерү;
- Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте традицияләрен саклап калу һәм үстерү;
-балаларга сәнгати-эстетик тәрбия бирү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшен камилләштерү;
- балалар бакчасы коллективларының иҗади дәрәҗәсен күтәрү, җыр һәм бию репертуарын киңәйтү.
Без дә әлеге бәйгедә катнашып финалга үттек һәм гала-концертта чыгыш ясарга лаек булдык.Кечкенә йолдызчыгыбыз Нуриева Камилә 2 нче урын диплом белән бүләкләнеп кенә калмады, әлеге бәйгенең алып баручычысы да булды.Камиләгә зур уңышлар теләп калабыз.https://vk.com/wall-215824097_2468
-
"Күңел" радиосы бездә кунакта
26.11.2024
Бүген бакчабыз тормышы көндәгечә гөрләп торды. Кунак булып "Күңел" радиосыннан Рината Бәшәрова, Рушат Зиннәтовлар килде. Алар балалар бакчасында туклану темасын "Кичке кала" тапшыруында яктыртыртачаклар. Тапшыру сишәмбе 16.05 тә башланып 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.https://vk.com/wall-215824097_2462
-
Театр атналыгы
25.11.2024
«Көнбагышкайда» театр атналыгы кысаларында тәрбиячеләр һәм балалар бик матур чыгышлар әзерләделәр.3 нче төркем балалары тәрбияче Низамова Г.С. белән В.Сутееваның «Алма» әкиятен, 4 нче төркем тәрбияче Исмагулова Л.А.белән «Теремкәй һәм аның дуслары» әкиятен, 7 нче төркем тәрбияче Хайруллина Л.М. «Куян кызы» әкиятен, 9 нче төркем тәрбияче Фатыхова Э.Д. белән «Теремкәй һәм башкалар», 10 нчы төркем тәрбиячеләр Султанова Л.Р., Хайруллина Л.М., укытучы-логопедТухбатуллина Г.Г. белән «Теремкәйдә аулак өй», 6 нчы төркем тәрбиячеләр Хамзина Ф.А., Насретдинова И.Х.белән «Кызыл калфак белән сәяхәт» әкиятен, 1 нче төркем тәрбияче Кузнецова М.Ш. белән «Бияләй», 2 нче төркем тәрбиячеләр Гарафеева Э.Р., Хайруллина Л.М. белән «Койрыклар» әкиятен, 12 нче төркем тәрбияче Ахметова А.М. белән «Казлар- аккошлар» әкиятен, 11 нче төркем тәрбиячеләе Алексеева Р.М., Пакреева Л.М.белән «Койрыклар», 5 нче төркем тәрбияче Напалкова А.М. белән «Груффоло» әкиятен сәхнәләштерделәр. Зал һәр әкияткә матур итеп темага туры китереп бизәлгән. Һәр балага образына туры китереп костюмнар кидертелгән. Балаларның рольләргә керүе сокландыргыч булды. Алар шул хәтле эмоциональ итеп сөйләшәләр.Без бу театрларныны караганда балаларның татар халык аваз иҗатын куллануларын күрдек. Алар бик күп мәкаль, табышмак, әйтемнәрнәр беләләр. Иҗади номер буларак кашыклар биюе, җырлы-биюле халык уеннары куелды, татар халык җырларын тәкъдим иттеләр. Барлык тәрбиячеләребезгә киләчәктә дә иҗади һәм һөнәри уңышлар теләп калабыз.
https://vk.com/wall-215824097_2500
https://vk.com/wall-215824097_2472
https://vk.com/wall-215824097_2471
https://vk.com/wall-215824097_2470
https://vk.com/wall-215824097_2467
https://vk.com/wall-215824097_2464
-
«Бәхет йолдызы» Республика милли татар сәнгате фестиваль-бәйгесе
24.11.2024
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел саен «Бәхет йолдызы» Республика милли татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә катнашалар, аны Яр Чаллы шәһәренең «1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» үткәрә. Быел да музыка җитәкчесе М.У.Җәләева җитәкчелегендәге"Сәйдәш" балалар төркеме хореграфия номинациясе буенча чыгыш ясап 3нче урын лауреат исеме алдылар.
"Нәфис сүз" номинациясе буенча бик күп җиңүчеләр булды:
3 нче урын лауреат җиңүчеләре: Билалова Амелия, Салаватова Мәрьямне котлыйбыз.
1 урын диплом белэн бүләкләнүчеләр:
Гатиятуллина Ләйлә, Гарипов Камил,Шәйхетдинова Наилә, Латипов Тимур, Исламова Адиләне әлеге бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз.
Кечкенә йолдызчыкларыбызны һәм педагогларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!https://vk.com/wall-215824097_2453
-
Экскурсия в бибилиотеку № 13 "Здравствуй, книжная страна"
23.09.2024
Сегодня дети подготовительной группы №12 в сопровождении узких специалистов и старшего воспитателя нашего сада посетили библиотеку №13. Для них была проведена экскурсия-знакомство "Здравствуй, книжная страна". Ребята познакомились с устройством библиотеки, узнали, как записаться туда, познакомились с библиотечным фондом. Юных читателей познакомили с различными видами книг- книгами-брошюрами, книгами-панорамами, энциклопедиями, книгами со звуковыми эффектами, 4D, книгами, которые необходимо смотреть при помощи очков виртуальной реальности и многими другими. Ребята участвовали в интерактивной викторине "Сказки и сказочные герои", "Угадай сказку по смайлику". Эта экскурсия имела большое значение для поддержания интереса ребят к книгам, их стремления в будущем познавать новое с помощью чтения детской литературы.













