• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20)
Телефон: +7(855)-234-70-72
E-Mail: G2.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова»
Руководитель: Набиуллина Лиза Рихмановна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 794 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары

Җиңәсең килсә, көрәш!

Опубликовано: 22.10.2021

Әлеге бәйгегә гадел казыйлык итү өчен түбәндәге мәртәбәле осталар чакырылды:

- судья, Россиянең атказанган тренеры Хайбуллин Илнур Нурислам улы;

- беренче категорияле судья Сәлимханов Рөстәм Фларит улы;

- беренче категорияле судья Кыямов Фаил Наил улы;

- икенче категорияле судья Гайнетдинов Айдар Рәшит улы;

Милли көрәш бәйгесе Чаллы көрәш Федерациясе тарафыннан оештырылды.

Унынчы елын рәттән үтүче көрәш бәйгесен танатаналы төстә гимназиянең директоры Гарифуллин Айдар Хакимҗан улы ачып җибәрде:

- Сез милләтебезнең, Татарстан республикасының киләчәге, булачак гаилә башлыклары. Сезнең уңышларга һәрвакыт сөенеп торабыз һәм киләчәктә дә сынатмавыгызны телибез, диде. Көрәштә катнашучыларга уңышлар, лаеклы жиңүләр, ә казыйларга гадел хөкем итүләрен теләде.

Көрәш бәйгесен оештыручы - Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, югары категорияле тренер, рәсәйкүләм категорияле судья Шәмсевалиев Илгиз Вәгыйз чып - чын батырлар тәрбияли. Әлеге бәйгедә аның кул астында тәрбияләнүче яшь көрәшчеләрнең җидесе 1нче урынны алулары шул хакта сөйли.

Бәйгегә бәйрәм төсе өстәп, гимназиянең укучылары Алия Нурисламова һәм Рәсим Абдуллин видеорепортаж әзерләделәр, бәйгегә килүчеләрнең күңелен күтәрерлек итеп чараны алып бардылар. Исламова Альбина башкаруында һинд халык биюе чараны тагын да ямьләндерде.

Көрәш бәйгесен оештыру һәм үткәрүдә зур булышлык күрсәткән, 2 нче гимназиядә белем алып төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган көрәшче – иганәчебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.



К списку новостей