• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20)
Телефон: +7(855)-234-70-72
E-Mail: G2.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова»
Руководитель: Набиуллина Лиза Рихмановна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 794 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары

Ашыгыз тәмле булсын, балалар!

Опубликовано: 09.10.2021

Ашыгыз тәмле булсын, балалар! ​2021 елның 30 нчы сентябрендә әти – әниләр тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе ашханәсендә укучы балаларның туклану торышы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды: - барлык ризыклар да ашханә үзәгендә пешерелә һәм тикшерелә; читтән ярымфабрикат ризыклар китерелми; - укучы балаларга кыздырылган ризыклар бирелми, ягъни ашханә үзәгендәге махсус ике җайланма ярдәмендә парда пешерелә; - ризыклар салынасы тәлинкәләр җылыту җайланмасы ярдәмендә алдан җылытыла, тиз суынмасын өчен ризык, җылы тәлинкәләргә урнаштырылып, өстәлләргә таратыла; - укучы балаларга таратыласы ризыкның температурасы +65 градустан да ким булырга тиеш түгел. Тикшерү вакытында махсус җайланма ярдәмендә тикшерелгән ризыкның температурасы +66,1 градус икәне ачыкланды. Бу температура нормага туры килә; - өстәлләргә ризыкны тараткан вакытта ашханәдә урнаштырылган җилләткеч җайланмалар, укучы балалар өстәл артына кереп урнашканчыга хәтле сүндерелеп куела. Бу өстәлдәге ризыклар суынмасын өчен шулай эшләнелә; - ашханәдә укучы балаларга кулай булган урында микродулкынлы мич урнаштырылган; - ризык кабул итү вакытында һәр сыйныф янында класс җитәкчесе тора. Ярдәм кирәк булганда укучылар аңа мөрәҗәгать итә; - ашханәгә кергәндә эчке якта өлкән класс укучылары кизү тора. Әлеге дежур укучылар ашханәгә кергән һәрбер укучының кулларын тиешенчә юып керүләрен күзәтеп торалар. Кулларны юу өчен җитәрлек күләмдә раковиналар булдырылган. Ошбу раковиналар янына сыек сабыннар, кулкиптергечләр куелган. - тукланганнан соң укучылар кулланган савыт – сабаларны, ашханәдәге махсус бүлемгә илтеп тапшыралар. - Тикшерү үткәрү комитеты составындагы әти-әниләр тарафыннан 2021 елның 30 нчы сентябрь көнне меню буенча каралган ризыклар дегустацияләнде. Пешерелгән ризыклар тәмле, туклыклы, тиешенчә дәрәҗәдә җылы, дигән уртак фикер кабул ителде; - тикшерү нәтиҗәсендә каралган барлык бүлемнәр югары бәяләнде.



К списку новостей