Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары
Профессиональләр әзерләгән чыгыш!
Опубликовано: 04.02.2020
Бәйгенең икенче көнендә һәр команда үз проектын яклады. Проектларның күбесе музей эшчәнлеге, төбәк тарихы, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган булсалар да, теманы төрлечә ачулары белән үзенчәлекле иде . Ә безнең гимназия ата-аналар комитеты укучыда рухи кыйммәтләр тәрбияләүне бөек шагыйребез Г.Тукай мирасына нигезләнеп ачты. Күпләр Г.Тукайның “Кисекбаш” поэмасы белән таныштыр. Әдип әлеге әсәрендә үз чорының җитешсезлекләрен , шәхеснең деградацияләнү күренешен оста итеп тасвирлый. Шул ук проблемалар бүгенге көндә үз актуальлеген җуймаганга күрә, проект эшен тәкъдим итү өчен әлеге әсәр нигез итеп алынды.
Кисекбаш - бүгенге көн укучысының кушаматы; ул виртуаль дөньяда яши, куллары телефонга ябышкан, ата-ана сүзен ишетү-аңлаудан баш тарткан, мин-минлеккә чумган, китап укымаучы, олы кешене зурлый белмәүче зат. Аңа ничек ярдәм итәргә? Әлбәттә, ана авторитет булыр өчен бүгенге ата-анага күзәтүчән, сабыр һәм зирәк акыллы булу кирәк. Иң мөһиме: бала буыннар бәйләнеше чылбырында үзенең тоткан урынын, аңа йөкләнгән вазифаны аңларга, кабул итәргә тиеш. Укучы үз халкының телен, тарихын, әдәбиятын, рухи кыйммәтләрен мәктәптә һәм гаиләдә алган белем-тәрбия аша үзләштерә. Әлеге чыгышта Тукайның, гимназия директорының, ата-аналар комитетының максатлары уртак булуын тамашачы аңлагандыр . Чыгышның ахырында сәхнәдән Г.Тукайның “Туган тел” җыры яңгыравы һәм һәр ата-ананың халык уен коралларында уйнавы бары тик безнең команданың гына фишкасы иде.
Ата-аналар чыгышы тәмамлангач, бер тамашачы түзмәде: ”Бу чыгышны профессиональләр әзерләгән!” - диде . Менә бу , чыннан да, безнең гимназия ата-аналар комитетына, балаларның сыйныф җитәкчесе Егорова Раушания Леонидовнага, гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улына, гомумән, шушы бәйгегә катнашы булган һәркем хезмәтенә бирелгән гадел бәя булды. “Иң тату сыйныф” бәйгесенең лауреатлары булу – безнең өчен зур куаныч һәм җаваплылык. Шунысы куанычлы: әлеге бәйге укучы-мәктәп-гаилә өчпочмагының бердәмлеген, дуслыгын, уртак максатларын тагын да ныгытты, һәм без Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәктәп командаларына үз тәҗрибәбезне күрсәтүдән , алардан күп нәрсәгә өйрәнүдән канәгать калдык.
Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы
К списку новостей