Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары
Батырларга мәйдан кирәк!
Опубликовано: 18.11.2019
Бәйгегә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Алар арасында милли көрәш буенча көрәш остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Сибгатуллин Илшат Нәсим улы, көрәш буенча Россия чемпионы, 3 тапкыр Татарстан Республикасы халык депутаты, атказанган төзүче, шәһәрнең мактаулы гражданины, КФУ доценты – Әхмәтов Фрил Мирзанур улы, әти – әниләр комитеты рәисе Мөхәммәтова Айсылу Али кызы һәм 2 тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт остасы Гыйләҗетдинов Ранис Разин улы һәм төрле ярышлар, бәйрәм чараларын үткәрүдә иң актив катнашучы әти - Вәлиев Радик Хөрмәт улы да бар иде.
Милли көрәш бәйгесен үткәрү идеясен 2 нче гимназиядә көрәш секциясен алып баручы Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйз улы күтәреп чыккан. Бу инициативаны 2011 нче елдан бирле гимназия белән җитәкчелек иткән Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы хуплаган.
Тугызынчы елын рәттән үтүче көрәш бәйгесен танатаналы төстә гимназиянең хәзерге җитәкчесе Гарифуллин Айдар Хакимҗан улы ачып җибәрде:
- Сез милләтебезнең, Татарстан республикасының киләчәге, булачак гаилә башлыклары. Сезнең уңышларга һәрвакыт сөенеп торабыз һәм киләчәктә дә сынатмавыгызны телибез, диде. Көрәштә катнашучыларга уңышлар, лаеклы жиңүләр, ә казыйларга гадел хөкем итүләрен теләде.
Көрәш бәйгесен 1 нче категорияле хөкемдар Кыямов Фаил Наил улы алып барды. Көрәш киеренке шартларда узды. Беркем дә тиз генә бирелергә теләмәде. Тик һәрвакыт җиңү көчлеләр ягында. 2 нче гимназия укучы - көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Төрле авырлыктагы үлчәмдә 1 нче урыннарга келәм хуҗалары - 2 нче гимназиялеләр (барлыгы 10 беренче урын!) лаек булды. Әлбәттә бу уңышка ирешүдә 2 нче гимназиядә көрәш секциясен югары дәрәҗәдә оештырып биеклеккә күтәрүче республика категорияле хөкемдар, Татарстаннын атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйз улының өлеше бәяләп бетергесез.
Көрәш бәйгесен оештыру һәм үткәрүдә зур булышлык күрсәткән 2 нче гимназиядә белем алып төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрлә җиңү яулаган көрәшче – иганәчебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул - “Закамье” АҖ Генераль директоры Боязитов Рамил Мөҗәһит улы.
ары тик җиңүләр генә юлдаш булсын, Сезгә, гимназиялеләр, афәрин!
К списку новостей