• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20)
Телефон: +7(855)-234-70-72
E-Mail: G2.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова»
Руководитель: Набиуллина Лиза Рихмановна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 794 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары

Җанга кирәк җылылык

Опубликовано: 05.04.2019

Быел безгә килгән камалчылардан Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин, Ильфир Якупов укучыларны кабаттан мавыктыргыч театр дөньясына бөтереп алып керделәр, кабаттан балаларның күңелләрен җилкендерделәр.

Очрашуны гимназиянең «Тылсым» түгәрәге тамаша белән башлап җибәрде. Алар Чаллы драма театры артистлары Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Садыйкова җитәкчелегендә Ф.Яруллинның «Ике чәчәк» әсәрен сәхнәләштерделәр. «Тылсым»чылар затлы кунаклар алдында сынау тоткандай дулкынландылар, тамашачыларның яратып кабул итүләрен күргәч, эчкерсез сөенделәр.

Алга таба кунаклар белән танышу-таныштыру башланды. Артистлар үзләренең мәктәп еллары, мавыгулары, хыяллары белән уртаклаштылар . Алсу Каюмованың искиткеч матур итеп сөйләвен, моңлы итеп җырлавын тыңладылар. Казан трамвайларында тукталышларны игълан итүче тавыш язмасының авторы Алсу Каюмова булуын ишеткәч, укучылар тагын да җанланып киттеләр. Әңгәмәне Ришат Әхмәдуллин дәвам итте: «Сезнең гимназиядә мин икенче тапкыр. Беренче очрашудан алган җылы тәэсир күңелемдә сакланганга, мин , мөмкинлек чыгуга, кабат сезнең янга килдем. Сезнең белән аеруча рәхәт, сезнең белән очрашудан җанга җылылык аласың», -диде. Әлеге фикерне Г.Камал артистларыннан ишетү - безнең эшебезгә бәя. Рәхмәт хисләрен җиткергәч, Ришат Әхмәдуллин укучыларга матур итеп җырлап күрсәтте.

Ильфир Якупов театрның алдагы планнары хакында сөйләде, театр тарихына багышланган затлы бүләк-китап тапшырды.

Г.Камал артистлары белән очрашудан калган матур хатирәләр безнең күңелләрне ел буена җылытып тора. Киләсе елларда да камалчылар укучыларга үзләренең күңел очкыннарын калдырырлар дигән теләктә кабат очрашулар көтеп калабыз.

Энҗе Нурисламова



К списку новостей