• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20)
Телефон: +7(855)-234-70-72
E-Mail: G2.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова»
Руководитель: Набиуллина Лиза Рихмановна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 794 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

Новости гимназии №2/ Гимназия яңалыклары

Җәлил безне берләштерде

Опубликовано: 21.02.2019

Февраль ае истәлекле вакыйгаларга бай ай. Аларны саный китсәң,бу айның ир-егетләр ае булуына ышанасың: М.Җәлил туган көне, Совет солдатларын Әфганстаннан чыгару көне, хәзер модага кереп киткән Гашыйклар көне, Ватанны саклаучылар көне-болар барысы да игътибарның асыл затларга юнәлүен күрсәтә торган даталар.

Без, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 6в сыйныф укучылары, татар теле укытучыбыз Нурисламова Энҗе Әзһәмовна белән берлектә, М.Җәлил туган көнен башкачарак уздырырга булдык. Тумышы белән Тукай районы Иске Абдулдан булган гимназия укытучысы Әхмәрова Гөлнар Зөфәровна безгә үз авылы укучылары белән берлектә бу чараны уздыруны тәкъдим итте, без озак уйлап тормадык, рөхсәт алып , җиң сызганып эшкә керештек. Вакыт ягы тар: әзерләнергә бары тик ике көн вакытыбыз бар, шулай да Җәлил иҗатын без башлангычтан ук өйрәнеп, шигырьләрен сәхнәдән яңгыраткан булганга, бу вакыт кытлыгы безне куркытмады.

Без күтәренке кәеф белән юлга чыктык. Иске Абдул авыл халкы безне якын итеп, сөенеп каршылады. Мәдәният йортының якты залында Әфганчылар музееның күргәзмәсен оештырганнар, бәйрәм чарасына балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары чакырылган иде. Сәхнәдән бер-бер артлы М.Җәлил шигырьләре яңгырады, без, гимназия укучылары буларак, үзебезне авыл халкы алдында сынау тоткандай хис иттек. Кичәнең кульминацион ноктасы унбер җәлилчеләр чыгышы булгандыр дип уйлыйм. Менә безнең сыйныфтагы унбер егет салмак кына, ләкин зур ихтыярларын йодрыкларына йомарлаган кыяфәттә зал уртасына тезелделәр, алар артында Ватан-Ана. Язмышлары җырга әйләнеп илгә кайткан батыр улларын Ватан-Ана “телгә китерде” һәм унбер җәлилче үзләренең кем булулары, легионда нинди җаваплы вазифа башкарулары турында бәян иттеләр. Зал тын да алмый егетләрне күзәтте, без сынатмадык.
Кичә тәмамлангач, бәйрәмнән туган матур кичерешләр белән уртаклашу, фикер алышу минутлары булды, аннан дәррәү кузгалып, урамга чыктык. Яудан кайтмый калган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салдык, бер минут тынлык белән ил батырларын искә алдык.
Әле безнең сәяхәт моның белән генә чикләнмәде. Киң күңелле, юмарт Гөлнар апа безне үз өенә кунакка алып китте. Бай табын артында туйганчы сыйланып, шаярып, рәхәтләнеп кунак булдык.
Кайтыр юлга кузгалганда, кояш нурларының аклыгын чагылдырган Иске Абдул авылының күңелебезгә никадәр якын булып кереп калуын аңладык, бу авыл белән безне Муса Җәлил, аның шигърияте берләштерүен төшендек.

Нурисламова Алия, 6 сыйныф укучысы



К списку новостей