ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Муса Җәлил мемориаль музеена онлайн экскурсия 15.02.2022

15 февраль - Татар халкының каһарман шагыйре, Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Шул уңайдан, югары сыйныф укучылары, Минзәлә педагогия көллиятендә урнашкан, Муса Җәлил мемориаль музеена онлайн экскурсия ясадылар. Экскурсиянең максаты-герой- шагыйрь турында белемнәрне ныгыту, укучыларга патриотик тәрбия бирү. Әлеге музей белән якыннан - музей җитәкчесе Энҗе Ирек кызы таныштырды. Музейда барлыгы 3000 артык экспонат бар. Музей 5 өлешкә бүленгән:
1932 елдан башлап Минзәлә педагогия көллияте тарихы;
Сугыш елларындагы Минзәлә;
Муса Җәлил-Минзәләдә;
Шагыйрьнең сугыш чоры иҗаты;
Герой-шагыйрь турында истәлекләр.
Энҗе Ирековна шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатындагы кызыклы вакыйгаларны мавыктыргыч итеп сөйләсә, укучылар исә шагыйрьнең шигырьләрен дә яттан сөйләделәр. Без үз чиратыбызда файдалы, һәм мәгълүмати экскурсия оештырган өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. -
"Самоварлар җырласын, халкым моңы тынмасын" 15.02.2022

2022 ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирасын саклау елы итеп игълан ителде. Илебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен, этно-мәдәни күп төрлелеген, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыгын саклау максатыннан, самовыр тарихына һәм чәй эчү традицияләренә багышланган "Самоварлар җырласын, халкым моңы тынмасын" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды.
Укучылар, самоварлар барлыкка килү тарихын искә алдылар
- Самоварлар төрле размердагы һәм гаилә өчен зур популярлык һәм әһәмияткә ия булганлыгы бәян ителде. -
"Дерево добрых дел" 14.02.2022

В школе началась Неделя психологии. Сегодня психолог Гульназ Гильфанова провела акцию для учащихся 1-9 классов "Дерево добрых дел". Ребята писали слова и фразы, которые можно сказать, чтобы поддержать, поднять настроение друга, близкого или родного человека.
-
«Мәхәббәт почтасы» 14.02.2022

14 февраль көнне безнең мәктәптә «Мәхәббәт почтасы» үз вазыйфасын үтәде. Көннең беренче яртысында барлык теләүчеләр үзләренең көтеп алынган "валентинкасын " адресатка атап сала алдылар. Ә инде көн ахырында мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәр сыйныфка «валентинкалар»ны тапшырдылар. Бу юлламалар укучыларга һәм укытучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барлык юлламалар да үз адресатларын тапты.
Көн буе мәктәптә яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. -
Анкета үткәрелде 12.02.2022

Яшь буында патриотизм хисен формалаштыру, укучыларның гореф-гадәтләр, мәдәният, тарих турында белемнәрен һәм күзаллауларын ныгыту, укучыларның "патриотизм" сыйфатына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан педагог-психолог анкеталау үткәрде.
-
Онлайн экскурсия 11.02.2022

Туган телебезгә, Ватаныбызга мәхәббәт, татар телендә дөнья күрүче матбугат белән якыннан танышу максатыннан, укучыларыбыз Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче "Көмеш кыңгырау" редакциясенә онлайн экскурсиядә ясадылар. Балалар өчен чыгып килүче әлеге гәҗитенең чыгышы, ничек материал туплануы турында редактор һәм журналист кызлар балаларга кызыклы итеп бәян ителде.
-
"Наркотиклар алып килә торган бәла" 10.02.2022

Мәктәптә укучылар арасында наркоманияне профилактикалау буенча тәрбиячеләр тарафыннан профилактик чара үткәрелде. Чара "Наркотиклар алып килә торган бәла" исеме астында, әңгәмә формасында узды. Әңгәмә барышында наркотикларның кеше физик сәламәтлегенә һәм аның социаль иминлегенә тискәре йогынты ясавы, яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңә карата җаваплы караш формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше законнарын үтәргә әзер булу һәм наркотик куллануның теләсә нинди формаларыннан баш тартырга аңлы әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Укучыларга шулай ук «Хокук бозуларны профилактикалау» дигән наркотикларга каршы клип күрсәтелде, стенд ясалды.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" 09.02.2022

"Мөслим егете, Мөслим кызы"муниципаль проекты кысаларында 3 нче сыйныф укучылары өчен тәрбияче Фархутдинова Г.В. "Баян"дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында педагог балалар белән баян өчен әсәрләр язган композиторларның иҗаты, жанрлары турында фикер алыштылар.
Проект кысаларында тәрбияче Баян уен коралының барлыкка килү тарихын да бәян итте. Балалар зур кызыксыну белән тәрбияченең уенын һәм әңгәмәсен тыңладылар, баянда әсәрләрне башкаруның алымнарына гаҗәпләнделәр.Әңгәмә бердәм сулышта узды һәм яшь тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. -
Парламент дәресләре 08.02.2022

Актив гражданлык позициясе тәрбияләү, патриотизм, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатыннан 8 февраль көнне Түбән Табынның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат – мәктәбендә, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан «Мин гражданин! Минем хокукларым һәм вазыйфаларым» темасына багышлап, Мөслим муниципаль районы Түбән Табын авыл җирлеге Советы башлыгы, 7 нче округ депутаты Кыяметдинова Р. Ш. катнашында парламент дәресе уздырылды.
Дәрес бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Парламент дәресе барышында Татарстанда парламентаризм тарихы һәм үсеше турында кызыклы сөйләшү алып барылды. Дәреснең максаты-укучыларның Россиядә закон чыгару хакимиятенең роле һәм урыны, аның функцияләре, законнар кабул итү механизмнары турында белемнәрен тирәнәйтү; укучыларның сәяси культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итү. -
Туган як музеена сәяхәт. 08.02.2022

"Мөслим егете,Мөслим кызы"проекты кысаларында укучылар онлайн рәвештә,районыбызның Туган як музеена сәяхәт кылдылар. Музей хезмәткәре Тимкин Равиль Ильдар улы укучыларны районыбыз тарихы белән таныштырды.







