ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
01.12.2021

Бүген ,1-9 сыйныф укучылары өчен"Кышкы юлда куркынычсызлык кагыйдәләре" исеме астында сыйныф сәгатьләре узды. Укытучылар,укучыларга юлда йөрү кагыйдәләрен тагы бер кат искәртеп уздылар,инструктаж алдылар.
-
01.12.2021

1 декабрь-Бөтенроссия СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. Мәктәп психологы җитәкчелегендәге Мөстәкыйль балалар отряды "Стоп Вич/спид!"исеме астында чара үткәрделәр.Гильфанова Г.Г. куркыныч авыруның килеп чыгу тарихы турында бәян итте, профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен "Фактлар һәм мифлар"дигән уен үткәрелде. Акция нәтиҗәсендә көн символы-авырудан үлгәннәрне искә алу йөзеннән плакатта кызыл тасманы беркеттеләр.
-
"Мы и наше настроение!" 30.11.2021

С учащимися 5 класса психолог провела занятие"Мы и наше настроение!" На уроке ребята учились эмоциональной компетентности, учились распознавать эмоциональное состояние свое и других людей. Ребята поняли, как важно быть в хорошем настроении, потому что оно влияет на общую работоспопобность, вспомнили, как цвет влияет на самочувствие, узнали, что настроение можно создавать и изменять с помощью некоторых приемов. В конце занятия детям получили "Психологические зеркала" с приемами повышения настроения.
-
"Без-тылсымчылар" 29.11.2021

Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында Гильфанова Г.Г. 7сыйныф укучылары белән "Без-тылсымчылар" исеме астында дәрес үткәрде. Психолог балаларны арттерапия ысулының берсе булган "Нейрография" алымын кулланып, психологик халәтне гармонияләштерергә абстракт фикерләүне үстерергә ярдәм итте.
-
26.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән районкүләм"Каз өмәсе" чарасында актив катнашып, мәктәбебез "Каурый -мамыктан кул эшләре"номинациясендә II урын яулады!
-
25.11.2021

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Рәсәйдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шундый матур бәйрәм уңаеннан Түбән Табын интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иң яраткан әниләрен рәсемгә төшерделәр. Балалар әниләр турында зур кызыксыну белән сөйләделәр, шулай ук сөекле әниләре белән бәйле кызыклы очракларны искә төшерделәр.
-
24.11.2021

Өлкән сыйныфларда хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында психолог Гөлназ Гыйльфанова "Тыныч юл белән проблемаларны һәм конфликтларны хәл итү" дигән дәрес үткәрде . Конфликт үсмәсен өчен, конфликт вакытында килеп чыккан реакцияңне, хис-тойгыларны аңлау бик мөһим. Балалар үз хисләрен махсус уен белән бер-берсенә җиткерергә тырыштылар.
-
24.11.2021

Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында, дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча "Куркынычсызлык" бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы белән берлектә, Чаллы шәһәренең "Колейдоскоп" балалар театры укучылар өчен театр куйдылар.
-
23.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Мөслим муниципаль проекты "Театр һәм без" нигезендә укучыларыбыз "Җиңү көне" исемле спектакльдән өзек сәхнәләштерделәр.
-
23.11.2021

Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныфларда "Интернет челтәрендә куркынычсызлык"дигән темага рәсем һәм плакатлар конкурсы узды.







