ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Укучылар тарафыннан хокук бозуларны һәм җинаять эшләрен профилактикалау 19.01.2022

Хокук бозу айлыгы кысаларында,мәктәп укучылары алдында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ОПО психологы, эчке хезмәт капитаны Солтанов Р.Р. "Укучылар тарафыннан хокук бозуларны һәм җинаять эшләрен профилактикалау" темасы буенча чыгыш ясады.
-
Мөслим егете, Мөслим кызы проекты 19.01.2022

"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында, үзенең кече Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән, башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Туган авылым киләчәге" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар белән районыбызның үткәнен искәртеп, туган авылыбызның бүгенгесе, киләчәге турында әңгәмә корылды.
-
Сыйныф сәгате 19.01.2022

Бүген, 5-9 сыйныфларда «Мәктәп Уставы, мәктәптә укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Максат: укучылар белән мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау (дәресләрдә, тәнәфестә, төшке аш вакытында ашханәдә, мәктәп территориясендә), «Түбән Табын интернат мәктәбе" Уставының төп нигезләмәләрен кабатлау.
Сыйныф җитәкчеләре укучыларга мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар мәктәп милкенә сакчыл карарга, милек хокукын хөрмәт итәргә тиешлегенә инандылар.
Шулай ук сыйныф җитәкчеләре, мәктәп Уставының төп нигезләмәләрен һәм таләпләрен укып, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта укучыларга Уставта каралган дисциплинар һәм тәрбияви йогынты чаралары кулланылырга мөмкинлеге аңлатылды. -
Туган як музее 18.01.2022

Татар халкының гореф-гадәтләренә,йолаларына,тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыеп,музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү максатыннан,укучыларыбыз мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү " музеенда әңгәмә кордылар.
-
Дуслык акциясе 17.01.2022

Суицидаль тәртипне профилактикалау декадасы кысаларында "Тонус" отряды активистлары педагог-психолог җитәкчелегендә "Дуслык!" акциясе үткәрде. Акция барышында балалар үзара сәламәт дустанә мөнәсәбәтләр дә сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше икәнлеге турында сөйләштеләр .
-
"Я ценю свое здоровье!" 15.01.2022

В рамках декады по профилактике суицида с целью формирования у школьников позитивной адаптации к жизни и своему здоровью психолог провела с учащимися начальных классов "Я ценю свое здоровье!". На уроке ребята тренировались с массажными мячиками. С помощью мячей «ёжиков» детям нравится массировать пальцы и ладошки, что оказывает благотворное влияние на весь организм. Регулярный массаж помогает справится с усталостью, улучшает кровообращение, обменные процессы, способствует расслаблению организма.
-
"Мультфильмография" 14.01.2022

"Мультфильмография" проекты кысаларында укучылар "җиңел пластилин" (Воздушный пластилин) белән таныштылар. Гади пластилиннан аермалы буларак, әлеге төр пластилин тиз арада катып кала һәм кабат куллануга ярамый. Һава пластилины белән эшләүне балалар бик ошатты. Дәрестән соң эшчәнлектә укучылар "Шалкан", "Теремок"әкият-геройларын әвәләделәр.
-
Искечә Яңа ел 13.01.2022

13 нче гыйнвар көнне, Иске Яңа ел алдыннан, Түбән Табын интернат- мәктәбендә ,Әлмәт шәһәре иганәчеләре ярдәмендә укучылар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр кызыклы, мавыктыргыч тамаша кылдылар .
Балалар бәйрәменә– Кыш бабай белән Кар кызы, Юлбарыс һәм Убырлы карчык әкият геройлары килгән иделәр. Укучылар үзешчән сәнгать номерлары күрсәттеләр, конкурсларда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм программасыннан соң балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе» директоры Илшат Рафис улы Әлмәт шәһәренең барлык иганәчеләренә уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. -
Искечә яңа ел! 13.01.2022

13 гыйнвар көнне укытучы-тәрбиячеләр белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Искечә Яңа ел» бәйрәме үткәрелде, укучылар актив рәвештә төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр,җырлап-биеп күңел ачтылар.
-
Матбугат журналистлары бездә кунакта 12.01.2022

12 гыйнвар көнне мәктәбебездә эшлекле сәфәр белән "Мәгариф", 'Гаилэ һәм мәктәп" матбугаты журналистлары кунакта булдылар. Кунаклар, интернат мәктәп эшчәнлеге белэн якыннан таныштылар.







