Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы
20.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 20 нче февраль көнне, авыл китапханәсендә укучылар белән "Тел дигән дәрья төбендз мәрҗән бар" исемле интеллектуаль викторина узды.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
19.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 3 нче сыйныф җитәкчесе Дәүләтова Г. М. татар орнаментлары белән таныштырды. Укучылар орнаментлар ясауда үзләренең осталыкларын сынадылар.
-
"Ел тәрбиячесе - 2021" 16.02.2021
16 нчы февраль көнне Сарман районында "Ел тәрбиячесе - 2021" дип аталган бәйгенең региональ этабы үтте. Анда безнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме тәрбиячесе Шайхутдинова Эльвира уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
-
"Парламент дәресе" 16.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан 16 нчы февраль көнне авыл җирлеге башлыгы Мингазов Дамир Мәүҗетдин улы укучыларыбызга "Татарстан - безнең уртак йорт. Халык бердәмлеге, мәдәният һәм телләр күптөрлелеге - ул республикабызның уникаль байлыгы" темасына парламент дәресе үткәрде. Чакырылган кунагыбыз халыклар бердәмлеге, националь байлык һәм татар теленең бүгенге көндә проблемалары турында сөйләп үтте.
-
"Китап рәсемнәре" бәйгесе 15.02.2021
"Китап рәсемнэре" бэйгесенең республика этабында 5 нче сыйныф укучыбыз Шәяхмәтова Мәликә "Минем Фёдор Достоевскийның яраткан әсәре" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Без аны чын кунелебездэн котлыйбыз!
-
“Муса Җәлил - герой шагыйрь" 15.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан, 15 нче февраль көнне 7- 8 сыйныф укучылары өчен, халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырылды.
Әлеге дәрес укучыларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Җәлилнең тормышы җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. Аның шигырьләре хәзерге яшь буынга тирән белем һәм тәрбия бирә, балаларыбызның Җәлил кебек курку белмәс, үз Ватанына тугры булган уллар һәм кызлар булып үсүендә зур роль уйный, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә. Шагыйрьнең вертуаль музеена сәяхәт ярдәмендә, укучыларга, каһарман шәхеснең тормыш юлын чагылдырган, эчтәлекле мәгълүмат бирелде.
-
Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган флешмоб 15.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан, укучыларыбыз аның шигырьләрен сөйләп - флешмоб оештырдылар. Һәрбер сыйныф укучысы да әлеге флешмобта актив катнашты.
-
"Изге Вәли" көне 13.02.2021
Укучыларыбыз "Изге Вәли" көненә әзерлекне башладылар.
-
"Татарстан чаңгы юллары - 2021" 13.02.2021
13 нче февраль көнне Төйгелде авыл җирлегендә "Татарстан чаңгы юллары - 2021" дип аталган массакүләм чаңгы ярышлары узды.
-
Шефлык эше дәвам итә 12.02.2021
Укучыларыбыз шефлык эшенә актив йөриләр.