Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары 02.03.2016
26 нчы февраль көнне Тойгелде урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә УУГ формалаштыру һәм аларны бәяләү” темасына чираттагы семинары узды.
-
Йолдызлык - 2016 01.03.2016
25 нче февраль көнне Ташлыяр зонасында "Созвездие- йолдызлык-2016" фестивале үткәрелде. Мөслим турына Шәйхетдинова Алия вокал-соло номинациясендә үтте, диплом белән бүләкләнде. 7 класс кызлары Шәмсетдинова Зәйнәпкә, Сабирова Айсылуга һәм "Мир весёлого детства" бию төркеменә актив катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Җитәкчеләре Шәяхмәтова М.М.
-
Искә алу кичәсе 22.02.2016
20 нче февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында баянчы авылдашларыбыз Яскәр һәм Мирзаһит агалар истәлегенә багышланган кичә үткәрелде. Кичәгә үзебезнең авылдан гына түгел, Михайловка, Югары Табын авылларыннан да баянчылар килгән иде. Шулай ук мәктәбебездән баянда уйный белүче укучыларыбыз Габдрахманов Рамиль һәм Шәяхмәтов Рөстәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Музейда очрашу 20.02.2016
19 нчы февраль көнне Мөслим районы музеенда Минһаҗев Альберт ага белән очрашу узды. Ул укучыларны тал белән үрү осталыкларына өйрәтте. Безнең мәктәптән "Мир весёлого детства" түгәрәгенә йөрүче укучылар очрашуда катнашып, тал белән эшләү алымнарына өйрәнеп кайттылар. Җитәкчесе: Шәяхмәтова М.М.
-
География укытучылары семинары 17.02.201616 нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында регионара география укытучылары семинары үткәрелде. Семинарда Башкортостан республикасыннан һәм Актаныш районыннан кунаклар катнашты. Тәҗрибә уртаклашу буенча чыгышлар, ачык дәрес һәм мастер-класслар үткәрелде. Бу семинарда безнең мәктәбебезнең география укытучысы Шәяхмәтова М.М.катнашты.
-
Мир весёлого детства 15.02.2016
"Гашыйклар көне" уңаеннан 12 нче февраль көнне "Мир весёлого детства" түгәрәге укучылары интернат мәктәптә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Җитәкчесе Шаяхметова М.М.
-
Студентлар белән очрашу 06.02.2016
6 февраль көнне “Студентлар белән очрашу” кичәсе үткәрелде. Республиканың төрле уку йортларында белем алучы студентларыбызның чыгышлары мәктәп укучларына бик кызыклы булды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Студентларга, үзләре укыган мәктәпләрен искә алып, укучылар һәм укытучылар белән очрашуга килгәннәре өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Тормыш дәресләре 05.02.2016
“Уңышка юл” темасына “Тормыш дәресләре” үтте. Очрашуга авылыбызның эшмәкәре Лениза Ситдикова чакырылды. Оештырды: тарих укытучысы Габдулхакова И.Ф.
-
Брейн-ринг уеннары 05.02.2016
Урта мәктәпләр арасында район күләмендә “Брейн-ринг” уеннары үтте. Безнең мәктәпнең “БЭМС”(Быстрые. Энергичные. Молодые. Симпатичные.) командасы уңышлы чыгыш ясап Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең грамотасына лаек булды. Җитәкчеләре: тарих укытучысы Габдулхакова И.Ф.
-
Ризаэддин Фәхреддин укулары 01.02.2016
29 нчы гыйнвар көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының КМУ "Мәгариф бүлеге" әзерләгән XIII Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Р.Ф. катнашып Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р.Мөхәммәтов имзасы белән имзаланган сертификатка лаек булды. Укытучыга тагы да уңышлар теләп калабыз!