Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 470 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Җиңү Диктанты
02.09.2022
3 нче сентябрь көнне мәктәбебездә Җинү Диктанты язу оештырыла.
-
Кунаклар кабул иттек 02.09.2022
Бүген Мөслимгә эшлекле сәфәр белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Муллин килде. " Тукай бизәкләре" бию төркеме кунакларны каршы алды.
-
Белем бәйрәме белән 01.09.2022
Бүген мәктәбебездә гөрләп белем бәйрәме узды. 1 нче сыйныф укучылары өчен беренче дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Чара җыр, биюләр белән үрелеп барды.
-
Педсовет 2022 31.08.2022
Мәктәбебездә педагогик киңәшмә узды. Үткән уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Психологик тренинглар уздырылды.
-
Август киңәшмәсе 26.08.2022
Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Аның темасы – "Цифрлаштыруга күчү һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү". Киңәшмә эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиева катнаша. Киңәшмәдә иң элек лаклы ялга китүчеләр хөрмәтләнде. Киңәшмәдә узган уку елына анализ ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде. Ел дәвамында төрле уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләре бүләкләр алды
-
Бердәм Россия көне 25.08.2022
Бүген районыбызда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында "Бердәм Россия" көне үткәрелде. Район мәдәният йортында районның партия активы җыелышы булып узды. Анда бүгенге чарага йомгак ясалды. Фәрит Мөхәммәтшин мөслимлеләргә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашканнары һәм аның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Алга максатлар, бурычлар билгеләде. Әлеге чарада мәктәбебеә укытучылары да катнашты
-
Бердәм Россия көне 25.08.2022
Бүген Мөслим политехник техникумында "Бердәм Россия" партиясенең "Яңа мәктәп" федераль проекты кысаларында "Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри белем бирү һәм хезмәт белән тәэмин итү үзенчәлекләре" исемле семинар узды. Семинарны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Дания Әхмәтова мөмкинлекләре чикле булган укучыларның хокуклары, укыту программасы, белем алу шартлары турында таныштырды. Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Наталья Ермолаева инвалид балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри программаларны тормышка ашыру һәм өстәмә белем бирүне методик тәэмин итү бүлеге мөдире Эльмира Демина инклюзив белем бирү буенча методик ярдәм күрсәтте. Әлеге семинарда мәктәбебез тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм псилогы катнашты
-
Бердәм Россия көне 25.08.2022
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең "Яңа мәктәп" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында лицей базасында Мөслим муниципаль районында мәгарифне үстерү буенча стратегик сессия узды. "Казан ачык талантлар университеты 2.0" башкарма директоры урынбасары Ольга Шиндор мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре өчен тренинг үткәрде
-
РМО утырышлары 23.08.2022
22 нче август көнне Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе базасында физика һәм информатика укытучыларының методик берләшмә утырышылары узды. Үткән уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа уку елына планнар билгеләнде. Утырыш барышында укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшь коллегабыз Закиров И.М. "Мәгълүмати куркынычсызлык" темасына чыгыш ясады
-
Уңышларыбыз 23.08.2022
Узган 2021-2022 нче уку елында физика фәненнән олимпиада призеры әзерләгәне өчен мәктәбебезнең физика укытучысы Минниярова Л.Б. грамота белән бүләкләнде