Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 472 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бердәм Россия көне 25.08.2022
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең "Яңа мәктәп" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында лицей базасында Мөслим муниципаль районында мәгарифне үстерү буенча стратегик сессия узды. "Казан ачык талантлар университеты 2.0" башкарма директоры урынбасары Ольга Шиндор мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре өчен тренинг үткәрде
-
РМО утырышлары 23.08.2022
22 нче август көнне Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе базасында физика һәм информатика укытучыларының методик берләшмә утырышылары узды. Үткән уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа уку елына планнар билгеләнде. Утырыш барышында укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшь коллегабыз Закиров И.М. "Мәгълүмати куркынычсызлык" темасына чыгыш ясады
-
Уңышларыбыз 23.08.2022
Узган 2021-2022 нче уку елында физика фәненнән олимпиада призеры әзерләгәне өчен мәктәбебезнең физика укытучысы Минниярова Л.Б. грамота белән бүләкләнде
-
Уңышларыбыз 23.08.2022
Узган 2021-2022 нче уку елында сәнгать фәненнән олимпиада призеры әзерләгәне өчен мәктәбебезнең музыка укытучысы Ибрагимова Э.И. грамота белән бүләкләнде
-
Велойөрешкә дә җитешәбез 23.08.2022
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан районыбызда патриотик хисне үстерүгә юнәлдерелгән Дәүләтебез флагына багышланган төрле чаралар узды. Шуларны йомгаклап район җитәкчелеге белән бергәлектә мөслимлеләр велойөрешкә чыкты.
Район башлыгы Альберт Хузин Дәүләт флагының бик тә зур әһәмияткә ия булуын, аны безне берләштерүен, көч бирүен билгеләп үтте һәм барча катнашучыны шушы олы бәйрәм белән котлады. Спорт бүлеге активлары белән кечкенә физкульт минут ясап алганнан соң велойөрешкә старт бирелде. Берләшеп Мөслим урамнарын урап кайту һәр катнашучыга уңай эмоцияләр бүләк итте. -
Чисталык үзебездән тора 18.08.2022
Мәктәбебез укытучылары һәм техник хезмәткәрләре күпфатирлы йортлар ишегалдында урнаштырылган уен мәйданчыкларын, Мөслим авылы урамнарын чистартуда үзләренең зур өлешләрен керттеләр
-
Форумда булдык 17.08.2022
Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы үтте. Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары; укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, татар телен укыту буенча тәрбиячеләр; гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары; татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Форумда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды.
-
Үзебезне үзебез саклыйк 12.08.2022
Шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең кораллы һөҗүм була калганда хәрәкәт итү тәртибе тикшерелде. Беренче тикшерүләр Мөслим урта мәктәбендә узды. Инструктажда районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм сак хезмәте вәкилләре катнашты.
-
Биләр Форум 07.08.2022
Лидерлык сыйфатларын, командада эшләү, проект булдыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән, форумнарны йомгаклаучы алтынчы сменасында Асадуллина Айзилә һәм Нуретдинова Зәринә катнашты.
Лидерлык Биләр Форум үз ишекләрен 20 төбәктән килгән Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары өчен оештырылды
Сменада катнашучы 900 бала өчен төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм белгечләрдән остаханәләр оешты -
Палаткалы лагерь 03.08.2022
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары республикакүләм палаткалы лагерь фестивалендә катнаша