Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 470 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Туган көнегез белән, Фоат абый 10.03.2023
10 мартта татар язучысы Фоат Садриев үзенең 82 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле датага багышланган 9а сыйныф укучылары өчен Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә үзәк библиотека хезмәткәре А.М. Солтанова, Фоат Садриев иҗаты буенча интеллектуаль уен үткәрде. Уен барышында укучылар аның биографиясе һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Югары сыйныф укучылары үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмадылар, ә уңай эмоцияләр дә алдылар, Фоат Садриевның тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы мәкълүмат тупладылар, аның ике дистәгә якын сәхнә әсәрләре, күпсанлы хикәяләр, юморескалар, повестьлар авторы булуын белделәр. Шулай ук «Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул» дип аталган китап күргәзмәсе дә ясалды. Укучылар игътибарына Фоат Садриевның китапханә фондындагы әсәрләре тәкъдим ителде.
-
"Сергей Михалков белән күңелле көн" 10.03.2023
Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе укучылары өчен балалар язучысының тууына 110 ел тулуга багышланган "Сергей Михалков белән күңелле көн" исеме астында әдәби уен әзерләгәннәр. Укучыларны Сергей Владимирович тормышыннан күп кенә гаҗәеп фактлар каршы алды. Алар аның шагыйрь һәм прозаик, әкиятче һәм әкият язучы гына түгел, ә күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп кенә дәүләт премияләре лауреаты булуын белделәр. Укучылар аның "Прививка", "Лапуся", "Находка" һәм башка әсәрләреннән өзекләрне искә төшерделәр һәм укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар "Дядя Степа друг ребят" әдәби викторинасында катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Күңелле, дәртле шигырьләре бик музыкаль, композиторлар аның шигырьләренә музыка иҗат иткәннәр һәм искиткеч җырлар барлыкка килгән. Балалар, җырлап, "Мы едем, едем, едем…" җырын тыңладылар
Сотрудники детской центральной библиотеке организовали литературную игру для учеников СОШ им. Г. Тукая "Веселый день с Сергеем Михалковым", посвященный 110-летию со дня рождения детского писателя. Ребят встретила масса удивительных фактов из жизни Сергея Владимировича. Они узнали о том, что он не только поэт и прозаик, сказочник и баснописец, но и видный общественный деятель, лауреат многих государственных премий.Ученики вспомнили и читали отрывки из его произведений "Прививка", "Лапуся", "Находка" и других, разгадывали загадки. Образ поэта неотделим от образа самого знаменитого дяди Стёпы. Ребята приняли участие в литературной викторине "Дядя Степа - друг ребят", показав отличные знания. Веселые, задорные стихи очень музыкальны, композиторы сочинили к его стихам музыку и получились прекрасные песни. Дети, подпевая, прослушали песню "Мы едем, едем, едем…"
-
Кулъяулыклар чигәбез 10.03.2023
2023 ел Татарстан Республикасында "Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы" дип игълан ителде. Технология атналыгы кысаларында 7а сыйныф укучылары милли орнаментлар белән яулыклар чигәләр.
2023 год в Республике Татарстан объявили "Годом национальных культур и традиций". В рамках недели технологии учащиеся 7а класса вышивали носовые платочки с национальными орнамантами.
-
Сәнгать һәм технология атналагы 10.03.2023
Сәнгатъ атналыгында 2 нче сыйныф укучылары өчен музыка уен кораллары турында ребуслар, кроссвордлар чишу бәйгесе узды.
В рамках недели искусств прошел конкурс ребусов, кроссвордов о музыкальных инструментах для учащихся 2-х классов.
-
Кызыклы очрашу 10.03.2023
Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу максатларында Татарстан Республикасында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында китапханәче Вафина Г.З. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә 5нче г, 6нчы б сыйныф укучылары өчен «Татарстанда милли мәдәниятләр салават күпере»дигән темага класс сәгате үткәрде. Китапханәче Татарстанның зур күпмилләтле республика булуын, һәр халыкның үз гореф — гадәтләренә һәм сәнгатенә бай булуын истә тоту мөһим булуын әйтте. Ул укучыларны Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, традицион һөнәрләре, фольклоры һәм халык бәйрәмнәре турында китаплар белән таныштырды. балаларны татар халкы мәдәнияте белән таныштырдылар, традицион милли костюмнар һәм аларның орнаментлары күрсәттеләр. Вафина Г.З хатын-кыз һәм ир-атларның традицион киемнәре турында сөйләде. Укучылар татар милли киемнәрен белдерүче кайбер сүзләрнең мәгънәсен үзләштерделәр. Һәркем үзе өчен күп яңа, кызыклы мәгълүмат белде һәм алган белемнәрен ныгытты.
-
Сәнгать һәм технология атналыгы 09.03.2023
Сәнгатъ һәм технология атналыгы кысаларында 6 нчы Б сыйныф укучылары белән татар композиторларының иҗаты белән таныштык.
В рамках Недели искусства и технологии с учащимися 6 Б класса познакомились с творчеством татарских композиторов.
-
Сәнгать һәм технология атналыгы 09.03.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы кысаларында сәнгатъ атналыгын билгеләп үтелде.Шул уңайдан "Җырны танып бел" исемле бәйге 5б сыйныфы укучылары өчен узды.
В рамках Года национальных культур и традиций была отмечена неделя искусств.В связи с этим конкурс "Узнай песню" прошел для учащихся 5Б класса.
-
Сәнгать һәм технология атналыгы 09.03.2023
9 мартта 7 Б сыйныф укучылары МБУ Мәктәптәп тыш эшләр үзәгендә экскурсиядә булдылар. "Сәнәгать дизайны" һәм "Робототехника" берләшмәләренең эшчәнлеге белән таныштылар.
9 марта учащиеся 7 Б класса были на экскурсии в МБУ ЦВР Муслюмовского района. Посмотрели деятельность объединений "Промышленный дизайн" и "Робототехника".
-
"Йолдызга ун сорау" 09.03.2023
"Йолдызга ун сорау" проекты кысаларында мәктәбебезнең 5нче а, 7 нче а, 8 нче а сыйныфы кызлары Марат Галимов һәм Линара Батталова белән очрашуда теләп катнаштылар
В рамках проекта "Десять вопросов к звезде" девочки 5-х, 7-х, 8-х классов нашей школы с удовольствием приняли участие во встрече с Маратом Галимовым и линарой Батталовой
-
Китап күргәзмәсе 09.03.2023
9 март көнне 7а сыйныфы кызлары язучы Фоат Садриевның тууына 82 ел тулу уңаеннан Үзәк китапхәнәдә оештырылган "Әдәбиятыбызның ТУРГАЕ" дип исемләнгән китап күргәзмәсендэ катнаштылар.Укучылар Фоат Садриевның китаплары, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
9 марта ученицы 7а класса приняли участие в книжной выставке "Әдәбиятыбызның тургае", организованной в центральной библиотеке к 82-летию со дня рождения писателя Фоата Садриева. Учащиеся ознакомились с книгами, жизненным путем и творчеством Фоата Садриева.