Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 22.09.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; балаларның юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан "Сак йөрегез юлларда!" исеме астында әңгәмә узды.
-
Ришвәтчелеккә - юк! 18.09.2021

Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь буында ришвәтчелеккә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү; коррупция төшенчәсен аңлату; аның тарихына кыскача күзәтү ясау максатыннан күргәзмә оештырылды.
-
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 18.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 18 нче сенябрь көнне Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәенова Г.К. Каюм Насыйриның ”Китаб-әт- тәрбия” китабы буенча мәгълүмәти чара уздырды. Укучылар К.Насыйри музеена вертуаль сәяхәт кылдылар, ”Китаб-әт- тәрбия” китабыннан, нәсихәтләр укып, фикер алыштылар.
-
Бала хокуклары 18.09.2021

Балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру, законга хөрмәт хисе тәрбияләү, законнарның төрлелеген күрсәтү, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәнү максатыннан “Бала хокуклары” темасына сыйныф сәгате узды.
-
Ришвәтчелеккә - юк! 18.09.2021

Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе. Укучыларыбыз шушы темага булган фикерләрен рәсемнәр аша чагылдырдылар.
-
Экстремизмга - юк! 18.09.2021

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 17.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 17 нче сенябрь көнне Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Нуруллина Ә.Х. башлангыч сыйныфларда, татар халык орнаментлары кулланып, укучылар өчен китап кыстыргычлары һәм ябыштыргычлар ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
-
Татарстан Варислары Берлеге туган көне 16.09.2021

1990 елның 15 сентябреннән Татарстанда «Татарстан Варислары Берлеге» балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата ТВБ туган көне буларак билгеләп үтелә. Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә шушы истәлекле датаны билгеләп үттеләр.
-
"Татарстан кроссы-2021" 16.09.2021

16 нчы сентябрь көнне, Төбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан кроссы - 2021" массакүләм ярышлары узды. Барлык сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячеләре, акциягә катнашып, марафонны йөгереп үттеләр.
-
"Юл хәрәкәте иминлеге" 13.09.2021

13 нче сенябрь көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнарында профилактика бүлеге начальнигы Сиддыйкова А.Р. белән очраштылар. Очрашуда укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, документаль фильм карадылар. Барлык катнашучыларга да яктылык кайтаргыч элементлар һәм яшь җәяүлеләргә кагыйдәләрне истә тоту китапчыклары тапшырылды










