МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 535 учащихся |
У нас учат: | 47 педагогов |
МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Библиотека хезмәткәре белән очрашу 23.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мөслим кызы" һәм "Мөслим егете" проекты кысаларында 5 нче сыйныфлар өчен библиотека хезмәткәре Кашапова Зилә Мөдәррис кызы сыйныф сәгате үткәрде. Балалар татар халкының бик зур тарихи юл үтеп, ничек барлыкка килгәнен белделәр. Тарихи шәхесләр, бөек дәүләтләр турында балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
“Беслан фаҗигасе һәрвакыт безнең йөрәкләрдә 21.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназиябездә чаралар үткәрелеп тора.
Укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хс тәрбияләү, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен өйрәтү максатларыннан чыгып, бүген , 3 нче сентябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәре Кашапова М.Р Мөслим гимназиясенең 5в һәм 7а сыйныф укучылары өчен “Беслан фаҗигасе һәрвакыт безнең йөрәкләрдә” дигән исем астында сыйныф сәгате үткәрде.
-
Газета-журналлар күргәзмәсе 21.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназия китапханәсендә татар телендә нәшер ителүче газета-журналлар күргәзмәсе эшли. Укучылар, гимназиядә эшләүче һәркем, әти-әниләр бу күргәзмә белән таныша ала.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета - журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
-
Шифалы җимеш җыю 20.09.2021
5а сыйныфы укучылары "Кара һәм кызыл миләш алып кил- шифалы җимеш җыюда үз өлешеңне керт" экологик акциягә кушылу максаты белән ял көннәрендә миләш җыйдылар.
-
Батырлар йортына экскурсия 20.09.2021
"Мослим кызы" хэм "Мослим егете" проектын тормышка ашыру, Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елы кысаларында 6а сыйныф укучылары Батырлар йортына, мемориал комплекска экскурсиягэ бардылар.
-
"Экология -дело каждого" 19.09.2021
"Экология -дело каждого"
Номинация "ЭКО-Рисунок"
Кашапова Эндже,10 лет
Название работы:"Под хрупким прикрытием "
МБОУ "Муслюмовская гимназия"
Руководитель:учитель биологии Бариева Л.Ф. -
«Курай» ял иту паркында сэламэтлек коне 19.09.2021
Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елы кысаларында Мослим гимназиясенен башлангыч сыйныф укучылары «Курай» ял иту паркында сэламэтлек коне уздырып кайттылар. Укучылар спорт уеннары уйнадылар, биеделэр. Сэламэтлеклэрен чыныктырып кайттылар.
-
"Ык буе" паркында 18.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, " Мөслим егете, Мөслим кызы" проектын тормышка ашыру, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, гимназиянең 5 а, 5в сыйныфы укучылары "Ык буе" паркында булдылар, көзге табигатьнең гүзәллеген, ел фасылы алмашынгандагы үзгәрешләрне күзәттеләр, шул ук вакытта атлар янында кунакта булып, аларны сыйлап кайттылар.
-
Дөньякүләм белем тикшерү акциясе 16.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мөслим гимназиясе укучылары, укытучылары, әти-әниләре дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылдылар. Татарча диктант яздылар
-
"Өч аршын җир" трагедиясе 16.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гимназиянең 9-11 нче сыйныф укучылары район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары сәхнәләштергән Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" трагедиясен карадылар