Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Татар теленнән Х Халыкара олимпиада 25.04.2023

Казан шәһәрендә узган татар теленнән Х Халыкара олимпиадада 10нчы сыйныф укучысы Миннебаева Резеда призёр булды. Укытучысы- Ситдикова Чулпан Индус кызы. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
“Туган телем-киңдер сиңа күңел түрем” 25.04.2023

Бүген Мөслим лицеенда туган тел атналыгы һәм “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында “Туган телем-киңдер сиңа күңел түрем” исемле татар халык җырларына багышланган музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә 5-8 нче сыйныф укучылары ансамбльләре татар халык җырларын башкардылар, сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде, кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" төбакара бәйгесе 25.04.2023

Әлмәт шәһәренең "Адымнар.Әлмәт" күптелле гимназиясе базасында узган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" төбакара бәйгесендә 5А сыйныфы укучысы Сафина Алсинә 1 урынга лаек булды. Җитәкчеләре- Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы, Гәрәева Алсу Флүр кызы.
-
Чернобыльдә вафат булучыларны искә алу көне 25.04.2023

26 апрель – Чернобыльдә вафат булучыларны искә алу көне. Үзәк китапханәдә 37 ел элек әлеге афәттә катнашучы ветераннар белән очрашу узды. Очрашуда 7 нче б сыйныф укучылары катнашты.
-
“Имин көпчәк - 2023” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы 24.04.2023

24 нче апрель көнне Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәрәкәтенең “Имин көпчәк - 2023” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Мөслим лицее командасы яулады.
-
"Мин- милләтемнең горурлыгы" акциясе 24.04.2023

Бүген Мөслим лицеенда, туган тел атналыгы кысаларында, "Мин- милләтемнең горурлыгы" исемле акция башланып китте. Акция лицеебызның матур традициясенә әйләнеп бара, 1-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар өчен үткәрелә.
-
Мәрхәмәтлелек ярминкәсе 24.04.2023

Бүген Мөслим лицеенда укучылар үзидарәсе инициативасы белән "Мәрхәмәтлелек ярминкәсе" үткәрелде. Укучылар кергән керемне мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша торган солдатларыбызга җибәрергә тәкъдим иттеләр.
-
Финальный этап Республиканского Фестиваля Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» среди семейных команд 22.04.2023

Сегодня на стадионе «Трудовые резервы» в г. Казань состоялся финальный этап Республиканского Фестиваля Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» среди семейных команд. Ученица 1а класса Мухаметзянова Камиля вместе с семьей представила Муслюмовский район на фестивале. По результатам испытаний их команда вошла в пятерку сильнейших.
-
Республиканские соревнования по плаванию "Кубок Закамья" 22.04.2023

23 апреля сборная команда Муслюмовского района в составе 16 спортсменов приняла участие в Республиканских соревнованиях "Кубок Закамья" на призы первого Главы Черемшанского р-на РТ Шакирова Минсагита Закировича. Команда Муслюмовского Лицея в сборной была представлена 7 спортсменами.
-
Алмаз Гыймадиев иҗаты буенча китап укучылар конференциясе 20.04.2023

Бүген Мөслим лицеенда язучы, журналист, Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев иҗаты буенча «Ә сез мине каян беләсез?” исемле районкүләм китап укучылар конференциясе узды.










