Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 592 обучающихся |
У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Матурлыкны үзебез тудырабыз!" 28.04.2023
Туган тел атналыгы һәм “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында лицейда "Матурлыкны үзебез тудырабыз!" исемле кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар халкының милли киемнәре: калфак, изү, чигүле мендәр, сөлге, кулъяулык үрнәкләре күрсәтелде. Күргәзмәдәге эшләрне технология дәресләрендә кызлар һәм аларның укытучылары башкарды.
-
“Туган телем- Тукай теле” исемле Шигырь бәйрәме 28.04.2023
Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар кысаларында, бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган телем- Тукай теле” исемле Шигырь бәйрәме узды. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.
-
Научно-практическая конференция имени Ярослава Гашека 28.04.2023
На базе МБОУ гимназия №7 Бугульминского муниципального района прошла республиканская филологическая научно-практическая конференция имени Ярослава Гашека. Ученик 7б класса Латыпов Ринат удостоился диплома 1 степени научно-практической конференции (научный руководитель- Фазилова С.В.). Учитель русского языка Фазилова Светлана Викторовна награждена дипломом 1 степени за победу в номинации “Учительское мастерство”
-
Диктант Победы: знать, чтобы помнить! 27.04.2023
В преддверии Дня Победы учащиеся 11 класса Муслюмовского лицея присоединились к Международной исторической акции «Диктант Победы». Диктант Победы объединяет людей разного возраста, разных профессий, людей, для которых образ Великой Победы остается высоким нравственным ориентиром.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2023
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” исемле Шигырь бәйрәме узды. Шигырь бәйрәмендә лицейның "Тылсым" вокаль ансамбле һәм "Милли моңнар" курайчылар ансамбльләре чыгыш ясадылар.
-
«Неокнига» V Республика фәнни-гамәли конференциясе 26.04.2023
Мөслим лицееның педагог-китапханәчесе Ситдыйкова Эльвера Дамир кызы «Китап белән эшләүнең виртуаль формасы» юнәлеше буенча «Неокнига» V Республика фәнни-гамәли конференциясенең 1 дәрәҗә дипломы һәм «Буктрейлер яки кыска метражлы фильм» юнәлеше буенча 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
“Якташ әдипләребез - Габдулла Тукай премиясе лауреатлары” исемле чара 25.04.2023
Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар кысаларында, бүген 6нчы сыйныф укучылары өчен “Якташ әдипләребез - Габдулла Тукай премиясе лауреатлары” исемле чара үтте. Педагог-китапханәче Ситдыйкова Эльвера Дамир кызы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины, язучы Фоат Садриев һәм язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г. Тукай, Г. Исхакый, А. Алиш, И. Юзеев исемендәге премияләре лауреаты Факил Сафинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча виртуаль күргәзмә тәкъдим итте. Үзәк китапханә хезмәткәре Зилә Мөдәррис кызы Тукай премиясе лауреатлары Ләбиб Лерон һәм Зөлфәт иҗаты турында сөйләде.
-
Татар теленнән Х Халыкара олимпиада 25.04.2023
Казан шәһәрендә узган татар теленнән Х Халыкара олимпиадада 10нчы сыйныф укучысы Миннебаева Резеда призёр булды. Укытучысы- Ситдикова Чулпан Индус кызы. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
“Туган телем-киңдер сиңа күңел түрем” 25.04.2023
Бүген Мөслим лицеенда туган тел атналыгы һәм “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында “Туган телем-киңдер сиңа күңел түрем” исемле татар халык җырларына багышланган музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә 5-8 нче сыйныф укучылары ансамбльләре татар халык җырларын башкардылар, сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде, кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" төбакара бәйгесе 25.04.2023
Әлмәт шәһәренең "Адымнар.Әлмәт" күптелле гимназиясе базасында узган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" төбакара бәйгесендә 5А сыйныфы укучысы Сафина Алсинә 1 урынга лаек булды. Җитәкчеләре- Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы, Гәрәева Алсу Флүр кызы.