Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
9а сыйныфы укучысы Галиева Камилә- «Чәчәкләр китерегез Тукайга..." исемле XVI бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе призёры 23.04.2026

20-23 апрель көннәрендә Казанда Габдулла Тукай исемендәге «Чәчәкләр китерегез Тукайга..." исемле XVI бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе узды. Бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгына, Россия халыклары бердәмлеге елына, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгына багышлап үткәрелде. Бәйгенең барлык этапларын да уңышлы үтеп, 9а сыйныфы укучысы Камилә Галиева ( җитәкчесе - Ләйсән Сафина) 3 урынны яулады һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Талантлы укучыбыз Г. Камал исемендәге театр бинасында жиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып, гала-концертта чыгыш ясады.
-
Укучылар "Күңелем Тукай белән сөйләшә" исемле картиналар күргәзмәсе белән таныштылар 23.04.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, 7А сыйныфы укучылары Туган якны өйрәнү музеенда Мөхәммәтдинов Рият Зәһретдин улы һәм Сираҗиева Сәгыйдә Фәүзетдин кызының "Күңелем Тукай белән сөйләшә" исемле картиналар күргәзмәсе белән таныштылар
-
Г.Тукайның "Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" әкиятләре заманча форматта 23.04.2026

Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән атналыкта "Күңелле сәхнә" (җитәкчеләре - Вагыйзова Г.Р., Сафина Л.Я) түгәрәгенә йөрүче 5в сыйныфы укучылары шагыйрьнең һәр буын тарафыннан яратып укылган "Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" әкиятләрен заманча форматта күрсәттеләр. Спектакльдән соң ачык фикер алышу уздырылды.Тукайның гаделлек, тырышлык, табигатьне сөю һәм кешелеклелек турындагы фикерләре бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаганы ачык күренде. Укучыларның күзләрендәге очкыннар, сәхнәдәге ышанычлы адымнар һәм тамашачыларның җылы алкышлары – шагыйрь иҗатының мәңгелек икәнен күрсәтте.
-
“Татар теле – Тукай теле” исемле акция 22.04.2026

Бүген лицейда татар теле атналыгы кысаларында “Татар теле – Тукай теле” исемле акция узды. Чараны татар теле һәм әдәбияты буенча муниципаль, республика, халыкара олимпиада призёрлары үткәрде. Акция кысаларында укучылар Габдулла Тукай иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, татар теленең байлыгы, матурлыгы турында сөйләштеләр.
-
7 нче сыйныф укучылары өчен "Габдулла Тукай - татар поэзиясенең кояшы" дигән чара узды 21.04.2026

Татар теле һәм әдәбияты, Тукай атналыгы кысаларында бүген 7 нче сыйныф укучылары өчен "Габдулла Тукай - татар поэзиясенең кояшы" дигән чара узды. Балалар китапханәсе хезмәткәре Мотыгуллина Зилә Мөдәррис кызы Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, биографиясендәге кызыклы вакыйгалар, шәхесләр белән таныштырды, укучыларның сорауларына җавап бирде
-
“Тукай дөньясына сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе 21.04.2026

Тукай атналыгы кысаларында “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәдә күренекле шагыйребезнең төрле елларда дөнья күргән әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турында язылган китаплар, шулай ук аның шигырьләренә багышланган әсәрләр тупланган. Быел, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан күргәзмәбездә “Тукай илендә” исемле махсус плакатлар комплекты да урын алды.Бу – Тукайның матур шигырьләрен һәм сәнгатьне бергә тоеп күрү мөмкинлеге бирә. Күргәзмә – Тукай рухын тоеп, яңа әдәби ачышларга ирешер өчен бик күркәм чара.
-
Тукай атналыгы старт алды 20.04.2026

Лицейда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган әдәби атналык старт алды. Атналык кысаларында төрле кызыклы чаралар узачак. Барлык укучыларны да Тукай иҗаты дөньясына чумып, шагыйрь мирасын өйрәнүгә чакырабыз. "И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?" – дип язган Габдулла Тукай. Безнең бурыч – бу моңлы сазның яңгырашын киләчәк буыннарга җиткерү, Тукай мирасын саклау һәм үстерү.
-
10-11 нче сыйныф укучылары "Тукай Җаекта" дигән фильм карадылар 20.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңае белән 10-11 нче сыйныф укучылары "Тукай Җаекта" дигән фильм карадылар. Командаларга бүленеп, " Тукай иҗатын беләсеңме?" дигән интерактив уенда катнаштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
10 нчы сыйныф укучысы Мкртчян Светлана - татар теленнән XIII нче халыкара олимпиада призёры 17.04.2026

10 нчы сыйныф укучысы Мкртчян Светлана - татар теленнән XIII нче халыкара олимпиада призёры. Өч көн дәвамында Казан шәһәрендә узган олимпиада өч этаптан торды: татар теле һәм әдәбиятыннан язмача, телдән биремнәр үтәү, проект яклау. Светлананың остазы - Латыйпова Алсу Гали кызы. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Соревнование по футболу на «Классный кубок» 16.04.2026

В рамках Всероссийского фестиваля «Футбол в школе» в лицее прошло соревнование по футболу на «Классный кубок»










