Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 592 обучающихся |
У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» 27.11.2024
27 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең «М.К. Таһиров ис. 1 нче Лицей» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды. Әлеге форумда Мөслим лицееның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары Ситдыйкова Э.Д., Шаева В.М. һәм 9нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
"Гаилә һәм мәктәп- ышаныч җепләре" проекты кысаларында 23.11.2024
Бүген 3а сыйныфында "Гаилә һәм мәктәп- ышаныч җепләре" проекты кысаларында иртәнге эшлекле аш узды. Чара барышында 3 әни мастер-класс күрсәтте. Чара уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Праздничное мероприятие «Нашим мамам посвящается…» 23.11.2024
В 7б классе на базе молодежного центра «Мизгел» прошло праздничное мероприятие «Нашим мамам посвящается…» В адрес самых дорогих людей звучали трогательные поздравления и пожелания, душевные песни и зажигательные танцы. Для мам и детей был организован мастер-класс по кофейной росписи.
-
"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа" 22.11.2024
21 ноября в Центральной районной библиотеке состоялся праздник для мам 6а класса "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа"
-
"Җирдәге фәрештәм-Әнием" исемле бәйрәм кичәсе 22.11.2024
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә 8б сыйныфы әниләре өчен "Җирдәге фәрештәм-Әнием" исемле бәйрәм кичәсе узды. Чара балаларның әниләрне котлавы белән башланып китте. Соңыннан " Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре әниләр өчен шәм ясау һәм исле сабын ясау буенча осталык классы үткәрделәр.
-
"Җырлыйм әнием турында" 21.11.2024
21 ноября для учащихся 9б класса и их мам в Молодежном центре "Мизгел" состоялся праздник, приуроченный ко Дню матери "Җырлыйм әнием турында". В рамках мероприятия участники смогли поучаствовать в увлекательной викторине, а затем праздник продолжился просмотром фильма "Рай под ногами матерей", который стал прекрасным дополнением к торжеству.
-
Әдәби мәйдан 21.11.2024
Мөслим районында "Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре" кысаларында, бүген Мөслим лицеенда “Әдәби мәйдан” исемле чара узды. Чарада язучы, журналист, публицист, «Чаллы-ТВ» телекомпаниясенә нигез салучы, Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахман Шәфигуллин һәм шагыйрь, галим, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган фән һәм сәнгать эшлеклесе Рифат Җамал катнаштылар.
-
"Алтын куллы әнием" 21.11.2024
Бүген 10 сыйныфта Әниләр көненә багышланган "Алтын куллы әнием" дип исемләнгән чара үтте. Укучылар һәм әниләр актив рәвештә мастер-класста катнаштылар. Әлеге күңелле чараны сыйныф җитәкчесе Алсу Флүр кызы һәм сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлназ Рәсим кызы алып барды.
-
"Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" проекты кысаларында Әниләр көне 21.11.2024
Бүген 6в сыйныфында "Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" проекты кысаларында Әниләр көненә багышланган чара узды. Укучылар әниләренә багышлап шигырьләр укыдылар, әниләр белән кызыклы уеннар оештырылды. Бәйрәм барышында әниләр тәрбия серләре белән бүлештеләр, киңәш алыштылар.
-
«Туган телдә укытучылар арасында ТР территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру» конкурсы 18.11.2024
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы – «Туган телдә укытучылар арасында ТР территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру» конкурсы призёры. Конкурс Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итү, Россия җәмгыяте нигезләре буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, гомумроссия граждан һәм Татарстан тәңгәллеген ныгыту максатларында уздырыла. Республика этабында 131 укытучы катнашты. Алар туган телләрне, шул исәптән татар телен үстерүгә юнәлтелгән проектлар тәкъдим иттеләр. Конкурс җиңүчеләре һәм призёрлары проектны гамәлгә ашыру өчен акчалата бүләк (грант) алачак.