МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 97 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Җәйге лагерь -2021. «Минем илем – минем Россиям» асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы/Конкурс рисунков мелом на асфальте "Моя страна – моя Россия" 11.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм "Россия көне" кысаларында отрядлар арасында «Минем илем – минем Россиям»дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Төсле акбурлар ярдәмендә укучылар үзләренең Россияне ничек күзаллауларын асфальтта сурәтләделәр. Рәсемнәрдә Кремль, чәчәкләр, салютлар, Россия триколоры һәм тынычлык күгәрченнәре барлыкка килде. Балалар барысы да булдырдылар, бик тырыштылар/В рамках Года родных языков и народного единства, в рамках Дня России среди отрядов был проведен конкурс рисунков мелом на асфальте "Моя страна – моя Россия". С помощью цветных мелков учащиеся изобразили на асфальте свое видение России. На снимках появились Кремль, цветы, салюты, российский триколор и голуби мира. Ребята все сделали, очень старались!
-
Җәйге лагерь -2021. “Пётр I патша галиҗәнаплары” темасына әңгәмә/Летний лагерь-2021. День России. Встреча с ельским библиотекарем. 11.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында авыл китапханәчесе Гөлназ Шәмси укучылар белән очрашуга килде. Ул Россия көне уңаеннан “Пётр I патша галиҗәнаплары” темасына әңгәмә үткәрде. Эңгәмә азагында укучылар арасында “Пётр I патша галиҗәнаплары” дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан итте. Конкусның җиңүчесе ВКонтакте социаль челтәрендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. Рәсемнәргә тавыш бирү “Иске Карамалы авылы китапханәсе” битендә 15.06.2021 кадәр дәвам итәчәк/В рамках Года родных языков и народного единства, в честь Дня России сеьский библиотекарь Гульназ Шамси провела беседу на тему “Пётр I патша галиҗәнаплары”. В конце беседы был объявлен конкурс рисунков среди учеников “Пётр I патша галиҗәнаплары”. Победитель конкурса будет определен по результатам голосования в социальной сети ВКонтакте. Голосование проходит за рисунки на странице "Старокрамалинская сельская библиотека " и оно продлится до 15.06.2021.
-
Буген “Салават күпере” мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде/ Сегодня начал свою работу пришкольный лагерь “Салават купере” 10.06.2021
Җәйге лагерь -2021. Буген “Салават күпере” мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Укучылар “Салават күпере” һәм “Лунтиклар” отрядларына бүленделәр. Отряд почмаклары конкурсы оештырылды. Балалар конкурска бик тырышып әзерләнделәр. Алар үзләре исем һәм девиз уйлап таптылар, плакатларны үзләре бизәделәр. Отряд почмакларын тәкъдир итү күңелле һәм кызыклы үтте/Летний лагерь -2021. Сегодня начал свою работу пришкольный лагерь “Салават купере”. Учащиеся были разделены на отряды ”Радуга" и ”Лунтики". Был организован конкурс уголков отряда. Ребята старательно готовились к конкурсу. Они сами придумывали название и девиз, сами украшали плакаты. Презентация уголков отряда прошла весело и интересно.
-
Җәйге лагерь -2021.«Күңелле Сабантуй» рәсемнәр конкурсы/Летний лагерь-2021.Конкурс рисунков на тему «Веселый Сабантуй» 10.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укучылар арасында «Күңелле Сабантуй» дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрелде.Шатлыклар – күңелебездә, Ал кояш – күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка, Сабан туй бүген бездә!/ В рамках Года родных языков и народного единства среди учащихся был проведен конкурс рисунков на тему «Веселый Сабантуй».
-
Җәйге лагерь -2021. “Әкияттә кунакта” викторинасы/Летний лагерь-2021. Викторина “В гостях у сказки” 10.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп китапханәчесе Низамова Д.Н. “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән викторина үткәрде. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, зирәклектә көч сынаштылар. Татарча мультфильмнар карадылар/В рамках Года родных языков и народного единства школьный библиотекарь Низамова Д.Н. провела викторину “В гостях у сказки”. Учащиеся отвечали на интересные вопросы, соревновались в остроумии. Организован просмотр татарских мультфильмов.
-
Бөтендөнья туңдырма көне/Всемирный день мороженого 10.06.2021
10 июньдә бөтен дөнья Бөтендөнья туңдырма көнен билгеләп үтә. Бу датаны АКШТА (ерак 1786 елда) туңдырма беренче тапкыр күпләп сату көненә туры китерәләр, гәрчә ул кулинариядә гасырлар элек барлыкка килгән булса да.Бу татлы азык якынча 5 мең еллар элек Кытайда барлыкка килгән, диләр. Чөнки алар, беренчеләрдән булып, табынга туңдырылган җиләк-җимеш соклары бирә башлыйлар. Бөек Гиппократ туңдырманы эсседә дару буларак кулланган. Рим императоры Нерон үзенең сараенда махсус бүлмәдә таудан алып кайткан боз саклаган. Ул аны җиләк-җимешләр белән бизәп ашарга яраткан. Александр Македонский да салкын десерт ашап көч җыя торган булган. Безнең укучылар да татлы бәйрәм ясадылар/10 июня весь мир отмечает Всемирный день мороженого. Эту дату приурочили ко дню первых массовых продаж мороженого в США (в далеком 1786 г.), хотя в кулинарии оно появилось намного веков раньше.Говорят, что эта сладкая пища появилась в Китае около 5 тысяч лет назад. Ведь они первыми начинают подавать на стол замороженные фруктовые соки. Великий Гиппократ использовал мороженое как лекарство от жары. Римский император Нерон хранил в своем дворце лед, привезенный с гор в специальной комнате. Он любил есть, украшая ее фруктами. Александр Македонский тоже собирал силы, съев холодный десерт. Наши школьники тоже сделали сладкий праздник.
-
«Бүләк җыю» яки «Сөрән салу» йоласы/Сбор подарков на Сабантуй 08.06.2021
Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, татар халкының уеннарын, тамаша сәнгатен, аның табигатькә һәм дөньяга карашын үзендә туплаган, милләтне оештырып, туплап торучы дәрәҗәсенә күтәрелгән олы бәйрәм – Сабантуй алдыннан укучыларыбыз «Бүләк җыю» яки «Сөрән салу» йоласын үткәрүдә катнаштылар. Алар авыл халкын бәйрәмгә чакырдылар/ Наши национальные традиции, праздники занимают важное место в формировании национальных чувств, в воспитании национальной гордости. В рамках Года родных языков и народного единства, в преддверии большого праздника – Сабантуя, объединяющего в себе игры, зрелищное искусство татарского народа, его взгляды на природу и мир, учащиеся приняли участие в проведении обряда «Сбора подарков» или «Сөрән салу». Они пригласили односельчан на праздник.
-
“Без – табигать баласы”/“Мы – дитя природы" 05.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Әхлак энҗеләре", "Мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проектын тормышка ашыру максатыннан, “Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне” уңаеннан, 6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Гәрәева Г.Г., ата-аналар комитеты членнары Биктимерова Ә., Маликова С., авыл китапханәчесе Мавлиева Г. белән “Туган җиребезне, планетаны һәрвакыт матур, яшел итеп күрәсең киләме?” лозунгы астында “Без – табигать баласы” дигән мероприятие үткәрделәр. Укучылар “Олы чишмә” буен чистарттылар, табигатьнең кеше тормышындагы роле турында фикер алыштылар. Табигатьнең безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗлыгы турында шигырьләр укылды. Гөлназ Фәнисовна, Әнисә Гафурҗановна табигатькә мөнәсәбәт, экологик проблемалар чагылган әсәрләргә күзәтү ясады. Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу.Туган планетабызның экологик балансы җимерелүгә юл куймау/В рамках Года родных языков и народного единства, в рамках реализации проекта "Жемчужина нравственности", в честь “Всемирного дня охраны окружающей среды” учащиеся 6 класса вместе с классным руководителем Гараевой Г.Г., членами родительского комитета Биктимеровой А., Маликовой С., библиотекарем сельской библиотеки Мавлиевой Г. приняли участие в мероприятии “Мы – дитя природы", который проведен под лозунгом “Хочешь ли ты видеть родную землю, планету зеленым и красивым?. Учащиеся очистили территорию "Большого родника", обсудили роль природы в жизни человека. Читались стихи о том, что природа нуждается в нашем внимании, любви, бережном отношении. Гульназ Фанисовна, Аниса Гафурзяновна дали обзор произведений, в которых отражены отношение к природе, экологические проблемы. Наша основная цель: сохранить окружающую зелень, голубое небо, свежий воздух и наших друзей, животных, птиц, насекомых, предотвращение разрушения экологического баланса родной планеты.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Кызылъярда/Учителя татарского языка и литературы в Кызылъяре 04.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Хезмәттәшлек күпере" проекты кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәҗмиева Г.Л., Гарифуллина Д.Р. педагогик коллективның эшчәнлеге, мәктәп белән танышу максатыннан, Баулы муниципаль районы Ф.Яруллин ис. Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшлекле очрашуда катнаштылар. Шулай ук Ф.Яруллин музее белән таныштылар. Комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы , Татарстанның иң югары нокталарының берсе булган Чатыр-Тауга менделәр/04.06.21 учителя татарского языка и литературы Назмиева Г.Л., Гарифуллина Д.Р. в рамках проекта "Мост сотрудничества" побывали в Бавлинском муниципальном районе. В Кызылъярской средней общеобразовательной школе им. Ф.Яруллина состоялась рабочая встреча. Они ознакомились с деятельностью педагогического коллектива и со школой. Также учителя побывали в музее Ф. Яруллина. Поднялись на знаменитую гору Чатыр-тау. Она является государственным природным заповедником регионального значения комплексного профиля, одной из высочайших точек Татарстана.
-
10 нчы сыйныф укучылары Мөслимгә экскурсиягә бардылар 31.05.2021
Балаларны яклау көне уңаеннан, 10 нчы сыйныф укучылары Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Алар"Туган як" музеенда һәм Батырлар йортында, Җиңү аллеясында булдылар. Класс җит. Ханнанов Ф.Г.