МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 97 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
"Искиткеч әйдаман" конкурсы 29.02.2016
8 нче класс укучысы Низамова Р. "Искиткеч әйдаман"конкурсында катнашты һәм "Иң шәп әйдаман" номинациясендә җиңү яулады. Ралинага уңышлар телибез, яңа үрләр яуласын! Җит. Валиева Г.А.
-
Обелиск янында 25.02.2016
Октябрь башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискны чистартып кайттылар.
-
"Йолдызлык" 24.02.2016
1. 3 класс укучылары башкаруында “Гномиклар биюе.” Укучыларга 9 яшь.
2. Ялалова Гүзәл, Таҗиев Вильнур дуэты. “Безнең җырлар”. Укучыларга 15 яшь.
3. Зиннәтуллина Алинә. Конферансье. Алинәгә 14 яшь.
4. 3 класс кызлары башкаруында җыр: “Ашхабад”. Укучыларга 9 яшь.
5. Бию: “Бабки ёжки”. Кызларга 12-13 яшь.
6. “Мин яныңа агылам.” Җырлый Гүзәл Ялалова. Гүзәлгә 15 яшь.
7. Таҗиев Вильнур башкаруында җыр. Вильнурга 15 яшь.
-
"Күңелле стартлар" уены 22.02.2016
"Ватанны саклаучылар көне"нә карата 5-6 нчы класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Уенны физкультура укытучылары Гайров И.З., Ханнанов Ф.Г. үткәрде.
-
"Туган як" музеенда мастер-класста 20.02.2016
"Туган як" музеенда талдан үрү буенча мастер-класста 8 нче класс укучылары Нурлыгаянова И.Н. һәм Гараева Н.М. катнашты.
-
«Кайнар йөрәк» дип исемләнгән “Батырлык дәресе” 19.02.2016
18.02.16 көнне10 нчы класста «Кайнар йөрәк» дип исемләнгән “Батырлык дәресе” үтте. Укучылар “Кайнар йөрәк ” фонд эшчәнлеге белән таныштылар. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкаларның гомерен саклап калырга, ярдәмгә ташланган кыю йөрәкле яшь кешеләрнең батырлыкларына мисаллар китерелде. Соңыннан төркемнәрдә “Кайнар йөрәкле” кеше сыйфатлары ачыкланды. Батырлык, патриотизм, тәвәккәллек, игътибарлылык кебек сыйфатларның югары булуы бәяләнде.
-
Әфганчылар белән очрашу 19.02.2016
Бүген 1 - 4 нче класс укучылары Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Гараев Илдар абыйлары белән очраштылар. Ул укучыларга мәктәп белән бәйле истәлекләрен сөйләде, Армия сафларындагы тормышы белән таныштырды. Укучыларны спортны яратырга, үзеңне Ватанны саклаучылар рәтендә булырга әзерләнергә чакырды.
-
Физкультура укытучыларының РМБ утырышы 19.02.2016
"Укучылар сәламәтлеге - сыйфатлы белем бирүнең төп шарты" темасы астында физкультура укытучыларының РМБ утырышы узды. 6 нчы класста Ханнанов Ф.Г. "Чаңгыда шуу күнекмәләрен ныгыту" темасына ачык дәрес күрсәтте. Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә 2 команда көч сынашты: "Катюша", "Танкисты". Ярышлар концерт номерлары белән аралашып барды.
-
Ветеран белән очрашу 19.02.2016
19 нчы февраль көнне Яңа Карамалы башлангыч мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышы ветераны Ходжанов Зияд бабай белән очрашып, аны туган көне белән котладылар. Очрашу бик күңелле үтте.
-
"Туган як" музеенда 19.02.2016
7-8 нче класстан бер төркем укучы "Туган як" музеенда экскурсиядә булып кайттылар.