МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Йолдызлык -2015 30.01.2015

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында талантлы балаларны эзләү, барлау максатыннан "Йолдызлык-2015" бәйгесе узды. Бәйгедә безнең балалар "Бүләк" бию белән уңышлы чыгыш ясадылар, ә ике кызыбыз "Кояш нурлары"җырын башкарып 8 нче февральдә узачак 2 нче турга үттеләр.Аларга уңышлар телибез!
-
ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК 28.01.2015 “Миләшкәй” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Без табигать дуслары” исеме астында күңел ачу кичәсе узды. Күңел ачу кичәсе балаларда туган якның гүзәллеге,аның байлыгы белән таныштыру, туган як табигатенә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар төрле уеннар аша үзләренең белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичәдә зурлар һәм уртанчылар төркеме дә актив катнаштылар. Алар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Кичәне музыка җитәкчесе Лилия Заянова алып барды һәм әзерләде.

-
"Ура! Кыш килде!" 27.01.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән Кашапова Синара Мирзагали кызы “Ура! Кыш килде!” темасы астында спорт бәйрәме үткәрде. Балалар чанада, чаңгыда узыштылар. Кар бабай ясау буенча да көч сынаштылар.
-
"Кошлар безнең дусларыбыз" 26.01.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә югары квалификациягә ия тәрбияче Адиятуллина Гөлүзә Галимҗан кызы балалар белән һәрдаим максатчан прогулкалар оештыра. Прогулка вакытында балаларның сөйләм, иҗади сәнгатен, танып белүләрен үстерү белән бергә кошларга карата сак караш, мәхәббәт, ярдәм итү хисләре дә тәрбияләнә. Балалар үз куллары белән җимлек ясап, кошларны сыйладылар.
-
"минем нәни дусларым" 24.01.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә югары квалификациягә ия тәрбияче Гүзәлия Фанисовна "Минем нәни дусларым" дигән темага Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибулинаның "Туган телдә сөйләшәбез" методик куллпнмасыннан һәм УМК-ның махсус кулланмалары аша, ФДББС (ФГОС) таләпләренә туры килгән белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлектә Федераль дәүләт белем бирү стандартлаы таләпләренә каралган итегратив сыйфатлар формулаштыруга юнәлдерелде: сөйләм, иҗади сәнгать, танып белү, физик үсешләре белән табигатькә сак караш,үз-үзеңне тота белү, интеллектуаль һәм шәхси бурычларны чишә белү тәрбияләнде.
Белем бирү эшчәнлегеннән соң, бакча тәрбиячеләре, башка специалистлар белән эшчәнлеккә анализ ясап, тәҗрибә уртаклашу булды. Билгеле, Гүзәлия Фанисовнаның эшчәнлегенә зур бәя бирелде.
-
Русский язык-"Посуда" 23.01.2015

Сегодня ГульназЯрмухаметова провела открытое занятие по русскому языку на тему "Посуда". Занятие соотвествовало по всем требованиям ФГОС. Было использовано методическое пособие С.М.Гафаровой. Дети старшей группы закрепили свои знания по классификации: цвет,размер, форма и использования этих посуд. Через игры дети развивали свои позновательные процессы.
-
"Татар һәм рус балалар язучылары н өйрәнәбез" 22.01.2015

Чернова Рәмзия Мирзагалиевна зурлар төркеме балалары белән бакча тәрбиячеләренә хәзерге көндә балаларга тәрбия-белем бирү эшендә актуаль булган, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килгән белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлектә балалар Г. Тукай белән рус язучысы А.С. Пушкин белән таныштылар. Балалар өчен язылган татар, рус әкиятләрен өйрәнделәр. Эшчәнлек бәйләнешле алып барылды. Балалар А.С.Пушкинның "Алтын балык" әкияте белән танышканнан соң, "Гади балык" ясап, аны махсус сары ялтырыйклар сибеп "Алтын балык" ка әверелдерделәр. Темага туры китереп " Су буенда" дигән хороводлы уен оештырылды. Азактан балалар үзләре ясаган "Алтын балык" тан үзләренең теләгән әйберләрен сораулары, балалар өчен дә, тәрбиячеләргә дә кызыклы булды. Тәрбияченең эшчәнлектә ИКТ куллану,ы, аның алган максатының үтәлешенә зур этәргеч булды.
-
"Милли киемнәр" 20.01.2015

Бүген Кашапова Синара мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, З.М.Зарипова, Л.Н. Вәҗиеваның укыту-методик комплектыннан (УМК) "Милли киемнәр," дигән тема астында ФДББС ры таләпләренә туры китереп, танып-белү, иҗади сәнгатьне, аралашуны үстерү буенча бакча тәрбиячеләренә белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлектә әби сандыгындагы милли киемнәр белән таныштыруы, балалар күңелендә халык сәнгате аша милли киемнәргә кызыксыну, логик фикерләү сәләте, татар халкының үткәненә соклану хисләре тәрбияләнде. Эшчәнлектә балалар түбәтәй, читекләрне бизәделәр, азактан хороводпы уен "Түбәтәй" уены уйнатылды. Милли киемнәр турында шигырьләр сөйләделәр.
-
"Яңа ел" 25.12.2014

Беренче кечкенәләр төркемендә "Яңа ел" бәйрәме узды.
-
"Чыршы бәйрәме" 25.12.2014

Уртанчылар төркемендә Чыршы бәйрәме узды.






