МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Тәҗрибә участогында хезмәт! 11.06.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, зурлар төркеме балалары тәҗрибә участогында су сибәләр һәм чүп утарга ярдәм итәләр. Балалар түтәлләрдә үскән яшелчәләрнең файдасы һәм кулланышы турында күзаллауларын киңәйттеләр.
В МБДОУ "Ляйсан", в рамках "Года родного языка и нородного единства", дети старшей группы помогают поливать и полоть грядки на участке. Дети расширяют свой кругозор, узнают о пользе употребления овощей.
-
Комлыкта уеннар! 10.06.2021

Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары бик яратып комлыкта уйнарга яраталар.Максат: балаларны тере булмаган табигать обьектлары, ком турында кузаллауларын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә кызыксыну уяту. Уен кул хәрәкәтләрен координацияләү үсешенә ярдәм итә.
В МБДОУ "Ляйсан" дети младшей группы любят играть в песочнице. Цель игры: формиравть представление детей об объектах неживой природы, в частности о песке, воспитывать познавательный интерес к ближайшему окружению. Игра в песочнице способствует развитию координации движении рук.
-
Халыкара дуслар көне! 09.06.2021

Бүген Мөслим "Ләйсән"балалар бакчасында "Дуслык белән көчле без" девизы астында күңел ачу чарасы үтте. Балаларга дуслык, бер берсенэ карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү турында әңгәмә үткәрелде.Бәйрәмнең төп максаты: балаларда чын дуска хас булган сыйфатлар тәрбияләү. Чара матур җырлар, биюләр һәм уеннарга үрелеп барды, балалар рәхәтләнеп күңел ачты.
-
На зарядку становись 08.06.2021

Когда на улице стоит такая замечательная погода, зарядка в нашем детском саду проходит на улице. Утренняя гимнастика для малышей – это заряд хорошего, веселого настроения, бодрости; возможности отвлечься от проблемы расставания с мамой и просто войти в режим детского сада.
Урамда шундый матур һава торышы булганда, безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка урамда уза. Балалар өчен иртәнге гимнастика-ул яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге, балалар бакчасы режимына керү мөмкинлеге.
-
Музыка көне 07.06.2021

Сегодня в нашем детском саду прошел необычный, волшебный день – день музыки, который подарил всем улыбку, радость и хорошее настроение. Мероприятие, организованное в детском саду ко Дню музыки, позволило «погрузить» детей в мир прекрасного, способствующие формированию эстетического отношения к музыке. Воспитанники подготовительных и старших групп исполнили песни, танцевальные композиции, все вместе ребята путешествовали по музыкальной стране, ее певучим дорожкам. Завершился праздник общей песней «Прекрасен мир поющий», подарив всем улыбку и радость.
Бүген безнең балалар бакчасында үзенчәлекле, тылсымлы көн – музыка көне узды, ул барысына да елмаю, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Балалар бакчасында музыка көненә багышланган чара балаларны музыкага эстетик мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итүче гүзәллек дөньясына этәрергә мөмкинлек бирде. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары җырлар, бию композицияләре башкардылар, балалар белән бергә музыка иле, аның җырлы юллары буйлап сәяхәт иттеләр. Бәйрәм «Гүзәл дөнья» дигән җыр белән тәмамланды.
-
Бөҗәкләр белән танышу. 04.06.2021

Бүген "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркеме бөҗәкләр белән танышты. Аларның төсләре, гәүдә төзелешләре, яшәешләре белән якыннанрак таныштылар. Әңгәмәнең төп максаты: бөҗәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.
-
Уен аша тәрбия бирү. 03.06.2021

“Ләйсән” балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы,физик яктан сәләмәт итеп үстерү өчен төрле юллар кулланалар. Шуларның иң әһәмиятлесе һәм нәтиҗәлесе- уеннар.
Воспитателям детского сада «Ляйсан» очень важно, чтобы дети росли воспитанными , умными , здоровыми. И для получения высоких результатов они очень часто используют различные игры.
-
Өстәл уеннары. 02.06.2021

Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркеменең яратып уйнаган уеннары булып- өстәл уеннары тора.Бу уеннар балаларда ихтыяр көче,бердәмлек хисе тәрбияли.Балаларның вак кул мускуллары үсешенә тәэсир итә,бармак башлары белән эшләргә өйрәтә,сизгерлек арттыра.Игътибарлык,күзәтүчәнлек,хәтерне үстерә.
С детства ребенок изучает окружающий мир, узнает много нового и интересного. В МБДОУ "Ляйсан" дети младшей группы в свободное время любят играть в настольные игры, которые помогают им развивать мелкую моторику рук, память и мышление.
-
1 июнь көнне балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй. 01.06.2021

1 июнь көнне балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй булып узды. Балалар һәм тәрбиячеләр бу күңел ачу чарасында бик телэп катнаштылар. Бәйрәм "Сабантуйга барабыз", "Сабантуй бәйрәме", "Мин яратам җырларга"дигән шигырьләр һәм җырлар белән ачылып китте. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: татар милли көрәше , капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү , аркан тартышу, "җайдаклар" ат чабышы, "кем тизрәк су алып бара", "туп белән йөгерү". Барлык уеннар да музыка астында үтте. Балаларга бүләкләр, күңелле уеннарда, эстафеталарда катнашу бик ошады. Сабантуй бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Бик шәп, кызык, күңелле булды.Сезгэ дэ күңелле бәйрәмнәр телибез!
1 июня в детском саду прошел национальный татарский праздник “Сабантуй”. Дети и воспитатели сами были участниками этого развлечения на улице. Праздник открыли стихами и песнями“Сабантуйга барабыз”, “Сабантуй бәйрәме”, “Мин яратам җырларга”. Играли с детьми персонажи: волк и Красная шапочка. Дети познакомились с татарскими народными играми: татарская национальная борьба “Көрәш”, бег в мешках, разбивание горшка, бег с яйцом на ложке , перетягивание каната, скачки на лошадях “Наездники”, “Кто быстрее донесёт воду в детских ведёрках”; “Кто быстрее займёт место”, “Пробеги с мячом”. Все игры проводили под музыкой. Порадовали детей подарки и участие в веселых играх, эстафетах. Праздник “Сабантуй” закончился общим татарским танцем. Было здорово, интересно, зажигательно. У взрослых и детей - море эмоций и впечатлений! Пожелаем новых веселых праздников!
-
«Сәламәтлек нигезе — саф һава» 31.05.2021

Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. Бүген Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә «Сәламәтлек нигезе — саф һава» дигән девиз астында саф һавада ял иттеләр. Саф һавада йөрү баланың физик, аң үсешенә зур йогынты ясый. Нәниләр саф һавада булуның файдасы турында сөйләштеләр, уеннар уйнадылар.








