МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Чистай шәһәрендә киңәшмәдә мактау грамотасына ия булдык. 29.06.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Мөхәмәтова Резеда Рәшит кызы Чистай шәһәрендә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясендә катнашып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
"Яктылыкка юл илтә" 28.06.2021

Буген Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме "Яктылыкка юл илтә" исемле акцияга чыктылар. Балалар җәяүлеләргә, велосипед белән йөрүчеләргә яктырткыч элементлар тараттылар, шигырьләр аша үз теләкләрен теләп, хәерле юллар теләделәр.
-
Татар халык уены "Чигүле кулъяулык". 24.06.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасы "Туган телләр һәм, халыклар бердәмлеге елы" кысаларында зурлар төркеме балары белән татар халык уены "Чигүле кулъяулык" уены уйнадылар. Максат: татар халык уеннары аша балаларда әхлак сыйфатлары булдыру, уен аша татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.
-
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү. 23.06.2021

Мөслим " Ләйсән" балалар бакчасында " Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, икенче кечкенәләр төркеме "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерде. Максат:балаларда әкият геройларына карата кызыксыну , ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру , сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
В МБДОУ "Ляйсан" , в рамках "Года родных языков и народного единства" , во второй младшей группе постановка татарской народной сказки "Репка". Цель: воспитывать у детей интерес и любовь к сказочным героям. Формировать навык слушания сказок, развитие и активизации словарного запаса.
-
Гомәр белән Гөлбикә исемле курчаклар белән танышу. 22.06.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, икенче кечкенәләр төркеме балалары экологик чиста материалдан ясалган Гомәр белән Гөлбикә исемле курчаклар белән таныштылар.
Кызның башында яулык, егетнекендә – түбәтәй. Бу татар курчаклары милли киемнән, 40тан артык татарча фраза белә. Балаларга курчаклар бик ошады.
Курчаклар исәнләшергә, саубуллашырга өйрәтә. Төрле уеннар, җырлар, такмаклар белән таныштыра. Төсләрне, һөнәрләрне, милли ризыкларны белергә ярдәм итә. Татар мәкальләрен әйтә.
Балаларны татарча сөйләшергә, тарихыбызны өйрәтүдә, телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә милли костюмлы, саф татарча сөйләшүче әлеге курчакларның ярдәме бик зур.
Сегодня дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан" в рамках Года родного языка и народного единства познакомились куклами, изготовленные из экологически чистого материала Гумер и Гульбика. Татарские куклы в национальной одежде, знают более 40 татарских фраз. Детям очень понравились куклы. Куклы знакомят с различными играми, песнями, частушками, помогает познавать цвета, профессии, национальную кухню, говорит татарские пословицы. Благодаря этим куклам, говорящим по-татарски в национальном костюме, с чистым татарским языком, любовь к нашему языку и культуре будет очень велика. -
Полиция профессиясе белән танышу. 21.06.2021

Бүген Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча әңгәмә үткәрелде. Балалар полиция эше белән таныштылар.
-
"Күмәк уеннар көне" 18.06.2021

Бүген Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында күмәк уеннар көне үткәрелде. Балалар татар халык уеннарын: " Түбәтәй ", " Чума үрдәк, чума каз","Йөзек салыш" уеннарын уйнадылар. Башка милләт уеннары да читтә калмады.
-
Җиңү Паркына сәяхәт. 17.06.2021

Буген Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме, сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә төзелгән Җиңү Паркына бардылар. Экскурсияның максаты Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында белемнәрен арттыру, авыр тормыш корбаннарын искә алу, мемориаль комплекста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
-
Эш беткәч уйнарга ярый! 16.06.2021

Мөслим " Ләйсән" балалар бакчасында хезмәткә карата кызыксыну уяту кече яшьтән үк башлана. Зурлар төркеме балалары һәрдаим тәрбияче апарына ярдәм итәргә омтылалар. Бүлмәне тәртипкә китерү, мәйданчыкта чүпләрне җыю, җәйге веранданы себереп кую кебек эшләрне сабыйлар бик теләп башкаралар.
В МБДОУ " Ляйсан" дети старшей группы с большим удовольствием помагают своим воспитателям. Детям очень нравится убирать комнату и детскую площадку. -
"Куңелле стартлар". 15.06.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Куңелле стартлар" ярышы уткәрелде. Максат: уен аша балаларның җитезлекләрен арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту.








