МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Иллюстрацияләрне карау. 11.06.2024
Иллюстрацияләрне карау.
Иллюстрацияләр китапта бик мөһим урын алып тора. Беренче төркем балалары белән бергә без китаплардан картиналар карадык, диалогик сөйләм формалаштырдык, картина буенча сөйләшү теләген үстердек, дөньякүләм карашны үстердек, әкиятләргә мәхәббәт, эмоциональ җаваплылык, китап иллюстрациясенә кызыксыну тәрбияләдек.
Рассматривание иллюстраций.
Иллюстрации занимают очень важное место в книге. Вместе с детьми первой младшей группы мы рассматривали картины из книг, формировали диалогическую речь, развивали желание беседовать по картине, развивали кругозор, воспитывали любовь к сказкам, эмоциональную отзывчивость, интерес к книжной иллюстрации.
-
Рус теле көне. 06.06.2024
Рус теле көне.
Бүген 6 июнь – бөек рус шагыйре, драматург, прозаик Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Рус теле һәм рус әдәбияты күпчелегебез өчен Пушкин исеме белән бәйле. Рус әдәбиятын үстерүгә, мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән, нигез салган шәхеснең туган көне шулай ук рус теле көне буларак та билгеләп үтелә. Бүген “Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты белән якынрак танышып үттеләр. "Балыкчы һәм балык турында әкият" буенча мультфильмын карадылар һәм рәсемнәр ясадылар.
День русского языка.
Сегодня 6 июня- день рождения великого русского поэта, драматурга, прозаика Александра Сергеевича Пушкина. Русский язык и русская литература для большинства из нас связаны с именем Пушкина. День рождения человека, внесшего большой вклад в развитие и увековечивание русской литературы, отмечается также как День русского языка. Сегодня воспитанники средней и подготовительной групп детского сада ”Ляйсан " поближе познакомились с творчеством Александра Сергеевича Пушкина. Посмотрели мультфильм "Сказка о рыбаке и рыбке" и нарисовали рисунки.
-
Хезмәт эшчәнлеге. 06.06.2024
Хезмәт эшчәнлеге.
"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркем балалары белән хезмәт тәрбиясе һәрдаим алып барыла. Кечкенәләр үзләренең уйнаган уенчыкларын җыештырып куялар, мәйданчыкны чүптән арындырырга, себерергә ярдәм итәргә тырышалар.
Трудовая деятельность.
Дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан" приучаются к труду с малых лет. Они убирают свои игрушки, помогают собирать мусор и приводить в порядок свой участок.
-
Бала- төп пассажир. 05.06.2024
"Ләйсән " балалар бакчасында "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән акция утте.Әлеге акция балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан оештырылды.Әлеге чарада Сарман районының "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Разиновна, юхиди хезмәткәре Феликс Мияссарович, һәм әти-әниләр дә катнашты. Балалар шигырь формасында шоферларга балаларны машинада куркынычсыз йөртергә кирәклеген искә төшерделәр.Флешмоб биеделәр.
Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаттылар.Куп гаиләле Заляевлар гаиләсенә автокресло буләк иттеләр. Машина йөртүче эти-эниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге»нэ буклетлар да таратылды.Бәйрәмне бакчанын өлкэн тәрбиячесе Салихова Гөлназ Нәҗметдин кызы,музыка житәкчесе Заянова Лилия Рафис кызы оештырды. -
Сабантуй бәйрәме. 05.06.2024
Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары балаларның күңелләрендә уелып калсын өчен ”Ләйсән” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Балалар сабантуй турында җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырады.
Кунакка килгән персонажлар балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде. -
Бубен коралы белән танышу. 05.06.2024
Бубен коралы белән танышу.
1 нче төркем балалары белән, музыка эшчәнлегендә бубен белән таныштык. Бу балаларны гади бию хәрәкәтләре, шулай ук демонстратив хәрәкәтләр башкарырга этәрә, балаларда музыкага кызыксыну үстерә, балаларда ритмик һәм тавыш ишетү сәләтен үстерә, шулай ук сүзлек запасын тулыландыра.
Знакомство с бубном.
С детьми 1 младшей группы, в музыкальной деятельности познакомились с бубном. Это побуждает детей выполнять простые танцевальные движения, а также демонстративные движения, развивает у детей интерес к музыке, развивает у детей ритмический и звуковысотный слух, а также пополняет словарный запас.
-
Гаилә һәм бакча ышаныч җепләре 31.05.2024
Бакчабызда һәр сишәмбе, матур традициябезгә әйләнеп килгән “Гаилә һәм бакча –ышаныч җепләре” көне үтә. Шул тарафтан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре, чыгарылыш аллеясына роза чәчәкләре утырттылар, бакчабызның тирә-юнен яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Бүгенге көндә аллеяда алмагачлар, һәм роза чәчәкләре утыртылган. Алдагы елларда аларның саны тагын да күбрәк булыр, дип уйлыйбыз. Балалар, әти-әниләр белән бергәләп агач утырту – ул үзе бер тарих. Берничә елдан биредә бик матур чыгарылыш аллеясы булыр дип ышанып калабыз. -
Әкәм-төкәм. 22.05.2024
Әкәм-төкәм.
"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркем балалары бөҗәкләр белән танышуны дәвам итеп, әкәм-төкәм әвәләделәр. Эш барышында балаларның вак кул моторикасы ныгытыла, күзаллаулары киңәйтелә.
Улитка.
Дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан", продолжая изучать насекомых, слепили улитку. Во время работы у детей развивается мелкая моторика и расширяется кругозор.
-
Тузганакны күзәтү. 17.05.2024
Тузганакны күзәтү.
Саф һавада булганда, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тузганакны күзәтеләр. Алар башта һәм ахырында тузганак белән нәрсә булганын искә төшерделәр, аларны чәчәк ату башында һәм ахырында чагыштырдылар. Дару үләннәре турында күзаллаулар формалаштыру процессында, аларны җыю, куллану кагыйдәләрендә танып белү эшчәнлеген үстерделәр.
Наблюдение за одуванчиком.
На прогулке дети подготовительной группы наблюдали за одуванчиком. Они вспомнили что происходит с одуванчиком в конце, сравнили их в начале и конце цветения, развивали познавательную деятельность в процессе формирования представлений о лекарственных растениях, правилах их сбора, применения.
-
Камка. 15.05.2024
Камка.
"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркем балалары саф һавада күргән камканы кәгазьгә төшерделәр, шуның белән бөҗәкләр турында күзаллауларны киңәйткәннәр.
Божья коровка.
Дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан" нарисовали на бумаге божью коровку, увиденное на свежем воздухе, тем самым расширяли представления о насекомых.