МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
30.10.2024

Бала өчен аның куллары – күзләре ул. Бала бит сиземләү аша фикер йөртә: нәрсәне тоя, шуны күз алдына китерә. Ә куллар белән күп нәрсәне эшләргә була: уйнарга, рәсем ясарга, төзергә, әвәләргә, тикшерү үткәрергә. Гомумән, балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсе кул бармаклары хәрәкәтләренең үсеш дәрәҗәсе белән турыдан-туры бәйле, дип әйтергә була. Хәзерге вакытта вак моториканы үстерү өчен төрле уеннар һәм күнегүләр кулланырга була. Әйтик, пластилиннан төрле фигуралар әвәләү, конструктор, мозайка төзү. Менә бүген дә без кечкенәләребез белән конструктор, мозаика уеннары аша вак моториканы үстерү өстендә эшлибез, балалар мондый уеннарны бик яратып уйныйлар.
-
Мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык 28.10.2024

Мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык эше үз югарылыгында бара. 25 нче октябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбенә экскурсиягә бардык. Балалар сыйныфларга кереп, балаларның эшчәнлеге белән, китапханә белән таныштылар.Укучылар балаларыбызга курчак театры күрсәттеләр. Театральләшкән эшчәнлек карап балалар сөйләм телләрен активлаштырып, эчке дөньяларын баетып кайттылар
-
24.10.2024

Осень! Удивительное слово! От него веет нежной грустью и печалью. Это самое красивое время года. Осень - это время, когда кружатся листья. Кружатся в дивном танце. Недаром в эту осеннюю пору принято проводить осенние балы. 24го октября с детьми старший группы провели осенний бал. В празднике были много различных веселых игр с детьми, также с их родителями и в конце праздника были награждены активные семьи за участия в конкурсах.
Көз! Гаҗәп сүз! Аңардан үзенә бер төрле хис бөркелә. Елның иң матур вакыты. Көз - яфраклар бәйрәме дип тә йөртәләр. Юкка гына бу вакытта көзге балларны уздыру кабул ителмәгәндер. 24нче октябрьдә зурлар төркеме балалары белән көзге бал үткәрелде. Бәйрәмдә балалар белән күп төрле күңелле уеннар уйналды, җырлар җырланды һәм бәйрәм азагында актив гаиләләр бүләкләнде. -
Поздравляем! 22.10.2024

Наши воспитатели Юнусова Айгуль Ильшатовна и Халиуллина Алсу Ильдусовна представили свои работы в межрегиональном конкурсе авторских методических разработок профориентационных мероприятий в образовательных организациях "Мастерская профориентации: лучшие практики" в номинации "Азбука профессий" и заняли первое и второе место!
-
"Авыл эте Акбай" 18.10.2024

18 нче октябрь көнне, зурлар төркеме балалары белән район мәдәният йортына Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" исемендәге музыкаль әкият карарга бардык. Балалар өчен бик кызыклы әкият булды, балалар тамашаны чын күңелләрен биреп карадылар.
18 октября мы с детьми старшей группы посетили музыкальную сказку Туфана Миннуллина "Деревенский пес Акбай". Для детей была очень интересная сказка, дети с удовольствием смотрели представление. -
Тәрбия гаиләдән башлана 17.10.2024

Уртанчылар төркемендә традицион булмаган рәвештә "Тәрбия гаиләдән башлана" темасына ата- аналар җыелышы узды. Төрле уеннар белән үрелеп барган җыелыш бакча тормыш белән танышырга ярдәм итте.
-
Спасаем деревья с эколятами! 14.10.2024

«Спасаем деревья с эколятами!» - под таким девизом наш детский сад принял участие в акции по сбору макулатуры.
Родители совместно с детьми собрали бумажных отходов и были очень довольны результатами акции.
Мы уверены, что проведенная акция положила начало формированию экологической культуры у наших воспитанников и их родителей и планируем продолжать работать в этом направлении.
Убеждены, что новое поколение вырастет более экологически грамотным и раздельный сбор мусора будет для него нормой повседневной жизни. -
Гаиләгә - төп юл! 11.10.2024

Бүген “Гаиләгә - төп юл!” дип исемләнгән район бәйгесе узды. Конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлтелгән транспорт травматизмын һәм пропаганданы булдырмау максатыннан үткәрелде. Конкурс шулай ук ата-аналар һәм балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итте. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасыннан Демидовлар гаиләсе катнашты. Барлык биремнәрне уңышлы үтеп, "Иң күренекле гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз һәм Демидовлар гаиләсенә киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Сегодня состоялся районный конкурс для воспитанников и их родителей «Семье – главная дорога!». Конкурс проводился с целью профилактики детского дорожно – транспортного травматизма и пропаганды, направленной на изучение правил дорожного движения. Также конкурс способствовал укреплению дружеских связей между родителями и детьми. От нашего детского сада "Ляйсан" приняла участие семья Демидовых. Успешно пройдя все задания победили в номинации Самая заметная семья". От всей души поздравляем и желаем семье Демидовых дальнейших творческих успехов и побед. -
Курчак театры 09.10.2024

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Бүген кечкенәләр төркемендә дә нәниләребез бик яратып курчак театрында кунакта булдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 08.10.2024

Мәктәпкә әзерлек төркемендә традицион булмаган формада "Мәктәпкә барырга бер ел" исемле ата-аналар җыелышы узды. Әңгәмә барышында 6-7 яшьлек балаларның яшь узенчэлеклэре белән таныштылар, шулай ук әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелде.
В подготовительной группе прошло родительское собрание "Год до школы". В ходе беседы родители ознакомились с возрастными особенностями детей 6-7 лет, а также были даны рекомендации по подготовке детей к школе.








