государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Язучылар белән очрашу
Опубликовано: 10.12.2015
2015 нче елның 10 нчы декабренда Минзәлә районында “Казан утлары” журналы көннәре уздырылды. Шушы уңай белән бу көнне күп төрле чаралар уздырылды. Шуларның берсе – килгән кунаклар белән очрашу Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы бинасында узды.
Соңгы елларда “Казан утлары” журналы бездә еш кунак була. Килгән саен журналның баш мөхәррире И.М. Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) студентларга яңа язучы һәм әдипләрне тәкъдим итә. Бу юлы да ул безгә күренекле язучылар Марсель Галиев, Данил Салихов, Камил Кәримов һәм Алмаз Хәмзин белән килгән иде. Очрашу бик эчтәлекле, җанлы һәм кызыклы узды. Вакыт кысан булуга карамастан, әдипләребез студентларның сорауларына җавап бирергә дә, фотога төшәргә дә, автографлар бирергә дә өлгерделәр.
К списку новостей













