государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Якташым – милләт күркем
Опубликовано: 14.02.201415 нче февраль – татар җәмәгатьчелеге өчен истәлекле дата. Бу көнне татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә халкыбызның сөекле улы, тиңдәшсез каһарман Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган төрле чаралар уздырыла. Шушы бөек затның исемен йөрткән Минзәлә педагогия колледжында бу вакыйга аеручы тантаналы төстә билгеләп үтелә. 2014 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрнең һәлак булуына 70 ел булу уңае белән бездә Җәлил ункөнлеге игълан ителде. Чаралар, 3 нче февральдә башланып, 13 нче февраль көнне "Якташым – милләт күркем” дип аталган бөтенроссиякүләм студентлар семинарын уздыру белән төгәлләнде. Семинар эшендә Татарстан Республикасының күп санлы һөнәри урта белем бирүче уку йортларыннан, күрше Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән алтмыштан артык студент катнашты. Алар, "Якташ әдипләр”, "Якташ сәхнә/эстрада йолдызлары”, "Якташ рәссамнар (сынчылар, архитекторлар)” дип аталган секцияләрдә чыгыш ясап, милләтебезнең йөзек кашларын барладылар. Семинарда катнашучылар Муса Җәлилгә багышланган митингта булдылар һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы кунаклары – Татарстан Республикасы районнарындагы татар иҗтимагыйберләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесеШакиров Данис Фәнис улы, мәгълүмати аналитик идарәнең матбугат сәркатибе (пресс-секретаре)Низаметдинова Гөлүсә Мәлик кызы һәм җырчы Фердинанд Фәтхи белән очраштылар.
Катнашучылар да, килгән кунаклар да семинарның эшеннән, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында уздырылган барлык чаралардан канәгать булуларын, һәр чара төренең алар күңелендә бай тәэсирләр калдыруын, семинар эшенең, аның темасының яшь буынга милли тәрбия бирүдә, аларны фәнни эзләнүләргә этәрүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, ахырда милли мәгарифне күтәрү өчен шартлар тудырылуның зарурлыгы турында кара кабул ителде.
Источник: http://menzpk.ucoz.ru/news/1/2014-02-14-109
Фоторепортаж:
Якташым – милләт күркем













