• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18
Телефон: +7(855)-553-21-36
E-Mail: GS.Haliullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля"
Руководитель: Халиуллина Гульназ Самигулловна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: 388 студентов и 47 школьников
У нас учат: 38 преподавателей

Новости Мензелинского педагогического колледжа

Казан театр училищесы бездә кунакта

Опубликовано: 29.04.2022

 “Казан театр училищесы” дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе 2нче татар драма актерлык курсы шәкертләре тарафыннан куелган “Тукай белән бер дулкында” исемле театраль тамаша Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучылары һәм студентлары игътибарына Тукай декадасы кысаларында бик кирәк һәм актуаль вакытта тәкъдим ителде. Хикмәт нәрсәдәдер: әллә сәхнәдәге артистларның әле җитлегеп беткән һөнәр ияләре түгел, ә үзләре кебек үк яшь булуы, әллә тамашаның классикадан шактый читкә тайпылган вариантта оештырылуы, әллә Тукай иҗатына башка төрле оригиналь форматта якын килүме -  әмма залда утырган һәрбер студентның тирән тойгылар кичергәне аерымачык сизелде. Һөнәрләре киңкырлы булып, гомумән дә, сәхнә эшчәнлегенә якын булгангамы, укытучылар күбрәк сәхнәдәге яшь артистларның үз-үзләрен тотышына, матур һәм аерымачык сөйләм культурасы барлыгына сокланып утырдылар. Театр училищесы шәкертләре,  декорацияләре минималь булуга карамастан, бары тик харизма, урынлы импровизация һәм булачак һөнәрләрен чиксез яратуларын сиздертүче янып торган күзләре белән генә дә педкөллият актлар залы сәхнәсендә шоу ясый алдылар.

        Телне саклауда һәм үстерүдә театрның роле зур. Шуңа күрә, Казан театр училищесы җитәкчелегенә, педколлективына һәм шәкертләренә, милли рухыбызны, даһи Тукаебыз истәлеген саклаулары өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм  иҗади уңышлар да теләп калабыз.


Источник: Талипова Г.Ф.

К списку новостей