• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18
Телефон: +7(855)-553-21-36
E-Mail: menzpk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля"
Руководитель: Халиуллина Гульназ Самигулловна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: 356 студентов и 49 школьников
У нас учат: 33 преподавателя

Новости Мензелинского педагогического колледжа

"Әдәби табышмак" республика бәйгесе

Опубликовано: 03.12.2021

Бәйгедә түбәндәге турлар уздырылды:

1.    «Бер горурлык хисе яна миндә». Биремнәр Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, “Сүнмәс утлар” әсәрләренә һәм Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗатына багышланды.

2.    «Кем күбрәк белә?» турында конкурсантлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗат юлына багышланган 5  блиц-сорауга җавап бирде.

3.    «Башваткыч» исемле турда катнашучылар драматург Юныс Әминовның биографиясе һәм иҗатына таянып төзелгән кроссворд чиште.

4. «Күчтәнәч» дип аталган турда командалар татар әдәбиятының нинди дә булса әсәренә бәйле кул эшләрен табышмак рәвешендә  тәкъдим итте.

5. «Туган төбәгемә мәдхия» турында командалар үзләренең һөнәри белем бирү оешмалары урнашкан җирлектә туып-үскән язучы-шагыйрьләргә мәдхия җырладылар.

             Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән, татар әдәбияты шагыйрь-язучыларының тормышы һәм иҗатына багышланган “Әдәби табышмак” республика бәйгесендә урыннар түбәдәгечә билгеләнде:

1нче урын  - ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”

2нче урын  - ДАҺБУ “Яр Чаллы педагогия көллияте”

3нче урын - ДАҺБУ “Актаныш технология техникумы”, ДАҺБУ “Лаеш техник-икътисад техникумы” 

“Җиңүгә омтылыш” номинациясе - ДАҺБУ “Түбән Кама агросәнәгать көллияте”Әлеге чара, бик югары техник һәм иҗади дәрәҗәдә оештырылып, искиткеч дустанә шартларда узды. Оештыручылар бәйге уздырылу вакытында уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырдылар, барлык эпидемиологик-санитар нормаларны үтәделәр. Барлык катнашучылар да әлеге бәйгедән канәгать калды. Киләчәктә дә әлеге форматтагы бәйгенең оештырылуына теләк белдерде.


Источник: Талипова Г.Ф.

К списку новостей