государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
"Лингвистик Сабантуй"
Опубликовано: 01.06.2021…Сабантуймы? Сабантуй-
Уеннар туе бит ул,
Жиңүләр туе бит ул!
Әйе, Сабантуй булгач, ярышсыз-җиңүсез буламы соң? Ярыштылар да, жиңделәр дә бүген Минзәлә Сабан туенда катнашучы егетләр һәм кызлар. Сабантуйга иртәрәк бит, дисезме? Гади генә сабантуй түгел, ә телләр ярышы - Лингвистик Сабантуй бит ул! Катнашучылар шул исемдәге республикакүләм бәйге кысаларында татар теле тарихы, татар теленең кызыклы очраклары, фразеология, лексикология, морфология, синтаксисы буенча сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Чын Сабантуй булмаса да, бәйрәм рухы, матур җырлар-шигырьләр, Сабантуй бизәге –чигүле сөлгеләр эленгән озын колга – һәммәсе дә татар халкының милли бәйрәмен хәтерләтеп, күңелләргә шатлык-сөенеч өстәделәр.
Ярыш булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Бүгенге ярышта җиңелүчеләр булмады. Мактау сүзләрен педагогик уку йортларына әйтәсе килә: бик яхшы әзерлек белән килгәннәр. Командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - ДАҺБУ “Г. Тукай ис. Арча педагогика көллияте”,
ДАҺБУ “М. Җәлил ис. Минзәлә педагогия көллияте (бәйгедән тыш)”;
2 урын- ДАҺБУ “Яр Чаллы педагогика көллияте”;
ДАҺБУ “Түбән Кама күппрофильле көллияте”;
3 урын- ДАҺБУ “Түбән Кама агросәнәгать көллияте”;
ДАҺБУ “Алабуга политехник көллияте”;
“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче – ДАҺБУ “Чистай күппрофильле көллияте”.
Сабантуй күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф белән бер тында үтеп китте. Катнашучылар мондый бәйрәм-ярышлар тагын да күбрәк булсын дигән теләктә калдылар. Яшәсен милли бәйрәмнәребез, яшәсен татар телебез!
Источник: Талипова Г.Ф.
К списку новостей













