государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Минзәлә педагогия көллиятендә Муса Җәлил исемендәге IX Республика фәнни-гамәли конференциясе
Опубликовано: 16.02.2021Минзәлә педагогия көллияте заман яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә һәрвакыт зур игътибар бирә һәм балалар Муса Җәлил кебек күренекле шәхесләребезне белергә тиеш дип саный, чөнки аның язмышы – дөнья тарихының катлаулы һәм кайвакыт фаҗигале елларының чагылышы, ә тормышы – ышаныч һәм батырлык символы. Безнең көллият инде 10 ел татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил исемен горурлык белән йөртә. Уку йортыбызда һәр елның февраль аенда республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрү матур гадәткә әверелде.
Шушы уңайдан, 2021 елның 15 февралендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Россия Федерациясендә – фән һәм технология, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган Муса Җәлил исемендәге IX Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар өчен ишекләрен киң ачты. Әлеге чараны тугызынчы тапкыр Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең туган тел укытучылары, студентлары һәм укучылары арасында уздыра. Даими рәвештә фәнни-гамәли конференция, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән елга туры китерелеп, актуаль мәсьәләләрне һәм проблемаларны күтәрә.
Һәр елны әлеге чараны ачу тантанасын оштыручылар үзгә итеп ясарга омтыла. Быел исә кунаклар игътибарына көллият студентлары - «Җәлил укулары» Халыкара конкурсы лауреатлары – Муса Җәлилнең 1923нче елда язылган “Истә” шигырен сәхнәләштереп тәкъдим иттеләр. Шулай ук ачылу тантанасында герой-шагыйрьнең "Җырларым" шигыре дөньяның җиде телендә яңгырады.
Конференция эше дүрт юнәлеш буенча үткәрелде. Читтән тыш турга барлыгы 196 эш кабул ителде. Икенче этапка һәр юнәлештә иң күп балл җыйган унар катнашучы чакырылган иде. Шунысы куанычлы: катнашучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең юбилей датасына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Источник: Талипова Г.Ф.
К списку новостей













