• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18
Телефон: +7(855)-553-21-36
E-Mail: GS.Haliullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля"
Руководитель: Халиуллина Гульназ Самигулловна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: 388 студентов и 47 школьников
У нас учат: 38 преподавателей

Новости Мензелинского педагогического колледжа

Тәрбиячеләрне укыту проекты

Опубликовано: 04.12.2020

Туган телне саклау һәм үстерү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны полилингваль тәрбияләү кысаларында, 2020нче елның 2нче декабренда ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте” Милли кадрлар әзерләү үзәгендә “Инновацион педагогик технологияләр кулланып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең сөйләм коммуникациясе чарасы буларак, татар һәм инглиз телләрен гамәли белү” полилингваль белем бирү проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге уку  апробациясен Минзәлә шәһәренең 2нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасыннан - 8, 7нче санлы “Каенкай”дан 6 тәрбияче башлады. 14 тәрбиячедән торган әлеге төркем башта 70 сәгать татар телен, аннары 70 сәгать инглиз телен  режим моментларда рәхәтләнеп камил сөйләү дәрәҗәсендә кулланырлык итеп өйрәнергә тиеш.

Проект ахырында интеграцияләнгән арадаш аттестация бирү дә каралган. Бүгенгесе көндә тәрбиячеләр “Туган телдә сөйләшәбез” УМКасына нигезләнеп, татар телле балалар белергә тиешле лексиканы барлый, телгә өйрәнү ысулларын анализлый, яңа педагогик алымнар белән таныша. Татар теленә өйрәнү модулендә тәрбиячеләргә Минзәлә педагогия көллиятенең заманча материаль-техник базасында Смарт-такта, интерактив өстәл, планетарий, ЛабДиск цифрлы лаборатория, LEGO Education конструкторлары белән эшләргә мөмкинчелек бирү, SMART Notebook программасын, LearningApps интерактив мультимедия сервисын, Wix платформасын һәм кайбер Google Формаларны балалар бакчасында уңышлы һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү дә каралган.


Источник: Талипова Г.Ф.

К списку новостей