государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Опубликовано: 13.02.2020
Февральдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында ел саен каһарман шагыйрь исеме белән бәйләп күп төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – даими төстә республика күләмендә уздырыла торган фәнни-гамәли конференция. Ул һәрвакыт ил күләмендә билгеләп үтелә торган теге яки бу Ел темасы белән бәйле итеп уздырыла. Быелгы Муса Җәлил исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе Россия Федерациясендә билгеләнгән – “Хәтер һәм Дан Елы”на, Татарстан Республикасындагы “ТАССРның 100 еллыгы”на багышланды. Конференциянең нигезләмәсе күптармаклы булып, анда түбәндәге юнәлешләрдә эш оештыру каралды: татар әдәбияты һәм рус әдәбияты укытучыларының фәнни мәкаләләре, тарих укытучыларының “Иң яхшы дәрес” методик эшкәртмәләр бәйгесе, укучылар һәм студентлар өчен Муса Җәлил әсәрләрен сәнгатьле укучылар, сугыш чоры җырларын иң оста башкаручы, һәм “Беркем дә онытылмады...” дип аталган иң яхшы видеоролик/виртуаль экскурсия бәйгеләре. Беренче турга, барлык юнәлешләрне бергә алып, барлыгы 237 эш килде. Икенче тур, шуларның иң-иңнәре генә сайлап алынып, бүген, ягъни 2020 нче елның 13 нче февралендә уздырылды. Конференциянең эше фәнни дә, гамәли дә булуы белән үз алдына куйган бурычларны үтәде, бөек шагыйрь исемен хәтерләрдә яңартуы белән тәрбияви максатын да тормышка ашырды. Бәйгедә катнашучылар да, аларны озата килүчеләр дә чараның зур бәйрәм, тантана булуын билгеләп үттеләр.
Источник: Талипова Г.Ф.
К списку новостей













