• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18
Телефон: +7(855)-553-21-36
E-Mail: GS.Haliullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля"
Руководитель: Халиуллина Гульназ Самигулловна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: 388 студентов и 47 школьников
У нас учат: 38 преподавателей

Новости Мензелинского педагогического колледжа

Опубликовано: 28.09.2018

 

Бүген кечкенә генә Минзәлә шәһәрендә зур вакыйга – шагыйрә, драматург, йөзләгән җырлар авторы Гөлшат Зәйнашеваның 95 яшенә багышланган VII республикакүләм әдәби фестивале узды. Әлеге кичәгә республикабызның төрле төбәкләреннән, башкалабыздан дәрәҗәле кунаклар җыелды.

Гөлшат апаның иң күңелле дә, иң авыр да булган студент еллары безнең Минзәлә педагогия көллиятендә үткән. 85 еллык чал тарихы булган көллиятебездә укып, белем алып,  бик югары дәрәҗәләргә ирешкән, татар хатын-кыз әдипләре арасыннан беренче булып Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән горурланмый мөмкин түгел. Минзәлә шәһәре башлыгы Айдар Салахов, районыбызның башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимова,   Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, шагыйрәнең кияве  Рафаил Шакирҗанов, республикабыз җырчылары Искәндәр Биктаһиров, Гөлнара Тимерҗанова, Рәфинә Ганиуллина һ.б. Гөлшат Зәйнашева укыган көллиятнең яңартылган бинасы белән, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты, Муса Җәлилнең мемориаль музеенда, робототехника лабораториясендә  кунак булды.

Гөлназ Талипова, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең милли мәгариф бүлеге мөдире.


Источник: Талипова Г.

К списку новостей