государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Эльмира Шәрифуллинаның 70 яшьлек юбилее
Опубликовано: 25.12.201720 декабрь көнне ДАҺБУ “М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы” Милли кадрлар әзерләү үзәгендә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, ТРның гомуми белем бирү мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелгән, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Әдәби туган як” республика фестивале булып узды.
Фестивальнең беренче өлеше укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашыннда фәнни-гамәли конференция булса, икенче өлештә республикабызның төрле төбәкләреннән килгән балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары һәм СПО студентлары Э.Шәрифуллинаның шигырьләрен сәнгатьле уку буенча көч сынаштылар. Әлеге чараның махсус кунагы, педагог-шагыйрә Эльмира Шәрифуллина дипломнарны үзе тапшырды.
Әйтергә кирәк, быелгы “Әдәби туган як” фестиваленең географиясе гаять киң булды. Һәр үткәргән чарада актив катнашкан Сарман, Мөслим, Актаныш, Тукай, Мамадыш, Арча районнарына Баулы, Ютазы, Питрәч, Чистай, Кукмара, Алабуга, Әлмәт, Балтач районнары да кушылды. Әлеге республикакүләм чарада 5 юнщлеш буенча барлыгы 500дән артык катнашучы исәпләнә, шуларның 100гә якыны дипломнарга лаек булды. Калган катнашучыларга электрон сертификатлар тапшырылачак.
К списку новостей













