государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Хуш киләсең, Сөмбелә!
Опубликовано: 15.10.2016Бу уку йортларыннан килгән 8 кешелек (4 кыз, 4 егет) командалар үзара түбәндәге бәйгеләрдә көч сынаштылар: “Котлы булсын уңыш бәйрәме”, “Күп укыган күп белер”, “Икмәк – игенченең җан җылысы”, “Көзге уңыш”, “Җилкәннәр җилдә сынала”. Һәр ярыштан соң жюри әгъзалары бәя куеп бардылар, килеп чыккан нәтиҗәләр махсус тактага язылып барды.
Гомуми нәтиҗә буенча командаларга урыннар түбәндәгечә бирелде: 1нче урында – Мөслим муниципаль районы «Мөслим гимназиясе» бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, 2 нче урында – Минзәлә шәһәре «Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, 3 нче урында – Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Муса Җәлил исемендәге «1 нче гимназиясе». Калган 3 команда номинацияләргә ия булдылар: “Зыялылар” номинациясенә – Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Урыссу гимназиясе”,
“Оста куллар” номинациясенә – Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “4 нче гимназия”, “Милли җанлы яшьләр” номинациясенә – Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Татар гимназиясе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. Җиңүчеләргә дә, номинантларга да ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фаттахов имзасы белән Дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Бәйгедә жюри әгъзасы буларак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Исмәгыйлова Гөлназ Хәмзә кызы катнашты. Бәйгене ачу тантанасында Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Салахов конкурста катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.
Жюри әгъзалары, бәйгегә килгән командаларның җитәкчеләре, конкурсантлар һәм кунаклар билгеләп үткәнчә, бәйрәм яхшы хәзерлек белән һәм бик югары дәрәҗәдә уздырылды. Анда үзара татулык, дустанә обстановка, бәйрәмчә күңеллелек хөкем сөрде. Чыннан да, Муса Җәлил исмендәге Минзәлә педагогия колледжында бу көнне Уңыш бәйрәме икәне сизелеп, күренеп тора иде.
К списку новостей













