государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-553-21-36 |
| E-Mail: | GS.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 388 студентов и 47 школьников |
| У нас учат: | 38 преподавателей |
Новости Мензелинского педагогического колледжа
Гөлшат Зәйнашева фестивале
Опубликовано: 29.04.2016Фестивальне безнең уку йортында уздыруның сәбәбе шунда: булачак шагыйрә 1942-1946 нчы елларда биредә укыган. Шуңа күрә быелгы чараның темасы да, беренче чиратта, шагыйрәнең шушы еллар тормышы белән бәйләнгән иде. Кичә “Язылмаган китап” дип аталды һәм педколледж укытучылары, студентлары катнашында узды. Шагыйрәнең тормышына бәйле фактлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Фестиваль уңаеннан 12-14 нче апрель көннәрендә Гөлшат апаның Зәйнашеваның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе уздырылган иде. Бүгенге кичәдә шул бәйгенең җиңүчеләре – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары катнашты. Шагыйрәнең “Язмышлар һәм ялгышлар” әсәреннән алынган тетрәндергеч өзек белән чыгыш ясаган Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры артистларының уенын да тамашачылар бик ошатып кабул иттеләр.
Кичәнең икенче өлешен фестивальне оештыручы Шакирҗанов Рафаэль Вәли улы җитәкчелегендә килгән Казан кунаклары – язучы Шәмсия Җиһангирова, җырчылар Искәндәр Биктаһиров, Зөлфия Зарипова һәм Рәсим Низамовлар дәвам иттеләр. Ахырда нәфис сүз бәйгесендә катнашучыларга, кичәне оештыручыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей













