• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423700, РТ, г. Мензелинск, ул. Джалиля, д. 18
Телефон: +7(855)-553-21-36
E-Mail: GS.Haliullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля"
Руководитель: Халиуллина Гульназ Самигулловна
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: 388 студентов и 47 школьников
У нас учат: 38 преподавателей

Новости Мензелинского педагогического колледжа

“Җәлил–җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл”

Опубликовано: 15.02.2016

Конференция эшендә  Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирүче мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре, мәктәп, һөнәри белем бирү уку йортларында эшләүче татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары катнашты.Эш өч юнәлештә алып барылды:

1      секция. Мәктәпкәчә белем бирүче мәгариф учреждениеләренең сөйләм үстерү программаларында Муса Җәлил әсәрләре. (балалар бакчалары тәрбиячеләре, татар теле укытучылары)

     Чарада катнашучылар үзләренең чыгышларында яшь буында  кечкенәдән үк әти-әни, гаилә, туган җир, Туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе  тәрбияләүдә Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүнең әһәмиятле булуын ассызыкладылар. Кече яшьтән үк сабыйлар күңеленә үз халкының тарихы, мәдәни мирасы белән кызыксыну, үз теленә һәм башка халыклар теленә ихтирам уяту өчен, Муса Җәлил кебек каһарман шагыйрьләрнең әсәрләрен уку, ятлау, театральләштерелгән эшчәнлек, әңгәмәләр, музейларга сәяхәт, проектлар, кулдан ясалган эшләнмәләр һ.б. формалар куллану – бүгенге көн таләбе.

    Конференция эше Муса Җәлил бюсты каршында оештырылган митинг белән башланып китте. Митинг эшендә ветераннар, килгән кунаклар, конференциядә катнашучылар, укытучылар, студентлар, укучылар катнашты. Муса Җәлилнең шигырьләре төрле телләрдә яңгырады, истәлекләр сөйләнелде. Кунаклар колледжда урнашкан Муса Җәлилнең мемориаль музеенда булдылар, аның Минзәлә чоры тормышы, иҗаты белән таныштылар.

 



К списку новостей