Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
Телефон: | |
E-Mail: | https://edu.tatar.ru/mamadysh/v-sun/dou,razina.1966@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
Руководитель: | Муллахметова Разина Расуловна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Бал бәйрәме - 2014" 26.09.2014
Авылыбызның мәдәният йортында бүген "Бал бәйрәме" гөрләп узды. Килгән кунаклар, авыл халкы, балалар - 25 шәхси хуҗалыктан күчтәнәч итеп алып килгән бал һәм тәм - томнар белән сыйландылар. Бәйрәм тамашасында җыр - бию, шигырьләр белән безнең бакча балалары да бик теләп катнашты. Бал хуҗалары төрле наминацияләр буенча бүләкләнделәр. Дини мәгълүматлардан белүебезчә - бал кортлары кешеләргә дәва һәм үрнәк өчен бирелгәненә без тагын бер кат инандык.
-
"Бал бәйрәме - 2014" 26.09.2014
Юкә балы бигрәк тә тәмле шул, ә кливер балы файдалы...
-
Татарстан кроссы - 2014. 21.09.2014
Мәктәп укучылыры белән без дә йөгерешкә чыктык.
-
"Йорт кошлары белән танышу" 19.09.2014
Әкияттәгечә, тавык үзенең чебиләре белән балалар бакчасы янына үзе килгән. Сентябрь аенда "качып" чыгарган чебиләрен безнең балаларыбыз да күреп калсын дигәндер инде.
-
"Икмәк - яшәү терәге" 13.09.2014
Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр – әтиләре хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтү максатыннан ындыр табагына( амбарга), басуга, паркка экскурсияләр үздырабыз.
-
"Көзге муллык" 10.09.2014
Үзең җыйган алмалар бигрәк тә тәмле!
-
"Йорт кошлары белән танышу" 06.09.2014
Тышкы билгеләренә (зурлыгы, үз - үзләрен тотышларына, тавышларына) карап, йорт кошларын аера белү күнекмәләрен үстерү, үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү максатыннан хуҗалыкларда булган йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Балаларда күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык һәм хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбиялибез. Маннанов Рашит һәм Сәрмәдияләр хуҗалыгындагы күркәләр белән танышу.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2014
Мәктәпкә экскурсия.
1 нче сентябрь - "Белем бәйрәме"ндә катнаштык. Балаларда мәктәп турында уңай мөнәсәбәт, белем алырга омтылыш тәрбияләү һәм аларны мәктәп тормышы белән якыннан таныштыруны дәвам итү максатыннан мәктәпкә экскурсия үткәрдек. 1 нче сыйныфка керүче балаларыбызга ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.
-
"Тылсымлы куллар" журналында без кунакта. 01.08.2014
Югары Сон балалар бакчасына йөрүче балаларның фотоларын "Тылсымлы куллар" журналының август санында "Бездә бүген кунакта" сәхифәсендә күрүебез белән без бик шатбыз.
-
VII нче балалар спартакиадасы "Алга Юниорлар! " 30.05.2014 30.05.2014
30 нчы май көнне "Олимп" спорт комплексында VII нче балалар спартакиадасы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан 2 бала "Кирмән зонасы" командасында катнашты : Нуриева Гөлгенә һәм Салахиев Булат.