Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
Телефон: | |
E-Mail: | https://edu.tatar.ru/mamadysh/v-sun/dou,razina.1966@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
Руководитель: | Муллахметова Разина Расуловна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59
-
Бакчабызда Сабантуй! 29.05.2014
Шатлыклар - күңелебездә,
Ал кояш - күгебездә !
Килегез, дуслар, кунакка -
Сабантуй бүген бездә!
Сабантуе бүләкләр җыюдан башлана. Бакчабыздагы Сабантуен балалар белән беррәттән өлкәннәр дә көтеп ала. Ул көнне балалар катнашкан һәр уенда әбиләребез дә , әниләребез дә катнаша: капчык киеп йөгерүме, таяк тартышу дисеңме, баудан әйбер кисү, чүлмәк вату кебек халкыбызның Сабантуйларда яратып уйналган бер генә уены да читтә калмый... Һәркемнең күңеле шат, бүләкләр искиткеч күп...
-
Бакчабызда - Сабантуй! 29.05.2014
Әниләр дә йөгерә, әбиләр дә йөгерә, нәниләр дә йөгерә...
-
Соңгы кыңгырау - 2014 ! 24.05.2014
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Хыялларыгыз тормышка ашсын!
-
9 нчы май - Җиңү бәйрәме. 08.05.2014
9 нчы май - Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелгән митингта катнаштык.
-
"Һөнәр ияләре белән танышу" 24.04.2014
Без бүген "Юл төзүчеләр" белән якыннан таныштык һәм аларның хезмәтләрен күзәттек.
-
Г.Тукай иҗаты буенча рәсем конкурсы. 23.04.2014
Бу конкурста балалар зур теләк белән катнаштылар, әти-әниләр ярдәме белән ясалган матур рәсемнәрен алып килделәр.
-
Габдулла Тукайның сәхнәләштерелгән "Кәҗә белән Сарык" әкиятен карау. 21.04.2014
-
"Туган тел" айлыгы уңаеннан китапханәгә экскурсия 15.04.2014
Г.Тукай иҗаты буенча презентатция карадык, китаплары белән таныштык, экиятләрен тыңладык.
-
12 нче апрель - Космонавтика көне. 12.04.2014
1961 нче елның 12 нче апрелендә - Юрий Алексеевич Гагарин " Восток" кораблендә Байконур космодромыннан (Казахстан) галәмгә старт ала. Ул кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Кешеләрнең йолдызларга очу турындагы, күп гасырлар буе килгән хыялы , тормышка аша. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң кала.
-
Язгы табигатькә экскурсия 09.04.2014