Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
Телефон: | |
E-Mail: | https://edu.tatar.ru/mamadysh/v-sun/dou,razina.1966@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
Руководитель: | Муллахметова Разина Расуловна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Соңгы кыңгырау - 2015!" 22.05.2015
Бүген Республикабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" шалтырады. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына бары тик уңышлар, саулык - сәламәтлек теләкләрнең иң -иң изгеләрен генә телибез.
-
"Бабам батырлыгы" бәйгесендә катнашучы - Рәимов Илзир! 11.05.2015
"Тылсымлы куллар"журналы "Җиңүнең - 70 еллыгы" уңаеннан игълан иткән"Бабам батырлыгы" дигән бәйгедә катнашып, Рәимов Илзиребезне журналның 2015 нче елның май ае санында ( 3 нче бит) күрүебезгә без бик шатбыз!. Илзир алга таба да уңышлар сиңа!
-
"Бөек Җиңүгә - 70 ел!" 08.05.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган митингта катнаштык. Һәйкәлләргә чәчәкләр куйдык.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 06.05.2015
Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, "Иҗади сәнгать эшчәнлеге"ндә балалар белән котлау открыткалары ясадык. Былтыр 90 яшен тутырып арабыздан киткән, Сон ягының "Соңгы могиканы" - Ленинград блокадасының эчендә кайнаган беренче группа инвалид, сугыш ветераны - Низамов Гыйльметдин Низам улының шәхси киемнәрен - бигрәк тә орден - медальләрен таккан костюмын киеп карау һәр балада горурлык хисе тудырды.
-
Җиңүгә 70 ел! 06.05.2015
Күгебез аяз, илебез тыныч булсын өчен гомерләрен кызганмаган ветераннарыбызга дан һәм хөрмәт!
-
Язгы табигатькә экскурсия. 30.04.2015
1 нче май бәйрәмен каршы алу уңаеннан, без - балалар белән табигатькә экскурсия оештырабыз. Саф һавада " алтын -кызыл" йомыркалар бигрәк тәмле шул!
-
Г.Тукайның иҗат кичәсе! 25.04.2015
Кичәбезнең төп максаты: балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм аларны бәйрәм кичәсендә куллану. Кичә барышында әхлак кагыйдәләрен үтәүдә мөстәкыйльлекләрен, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. Г.Тукайның бөек шагыйрь икәнен тану һәм иҗатына ихтирам, хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.
-
Бездә өмә! 22.04.2015
-
"Язның беренче чәчәкләрен күзәтү!" 20.04.2015
Җир ачылган урыннарда беренче яз чәчәкләре үсеп чыга: умырзая, үги ана яфрагы, күкебаш, нәүрүз гөл. Ә агачлардагы бөреләр көннән көн зурая, бүртә - яфрак ярырга әзерләнәләр. Без балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, нәтиҗәләр чыгарабыз, экологик белемнәрен тирәнәйтәбез.Туган якның уянып килүче табигатенә мәхәббәт уяту, балаларның сәламәтлеген ныгыту безнең бурыч.
-
Табигатьнең һәр мизгеле безгә шатлык китерә! 17.04.2015
Үзебез ясаган көймәләрне йөздерүе ничек күңелле!