Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422171, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Средние Кирмени, ул. Гагарина, д. 37 |
| Телефон: | +7(855)-632-92-19 |
| E-Mail: | SSkirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекирменская СОШ им. Ш.С. Мустафина" |
| Руководитель: | Искандарова Гульназ Вакиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 10 ученика, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 10учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Тарихи КВН. Исторический КВН 26.01.2017

9 нчы һәм 11 нче класс укучылары арасында тарихи КВН уздырылды.
-
Тарих фәне атналыгы. 25.01.2017

Туган төбәгебездә истәлекле урыннар бик күп. Барысының тарихын өйрәнү өчен бик күп вакыт кирәк. Шулай да аз-азлап тарих битләрен ача барабыз. Ачылган битләрен өйрәнәбез, киләчәк буыннарга сөйләп, таныштырып барабаз. Бүгенге класс сәгате дә шул файдалы эшебезнең берсе иде. 5-11 нче класс укучылары өчен " Төбәгебездә Болгар эзләре" класс сәгате узды. Аны тарих укытучысы Хайруллин Р.М һәм 11 нче класс укучысы Каюмов Марат әзерләгән иде.
-
Юлда йөрү кагыйдәләре. 24.01.2017

Мамадыш муниципаль районы ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды филиалы җитәкчесе Лилия Никифорова мәктәптә белем алучы укучыларга һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ут яктысы кайтарткыч беләзек тапшырды. Хәзер безнең һәр укучыда бу беләзек бар. Беләзек хакында тулырак мәгълумат биреп, 11 нче класс укучылары, Марат һәм Илназ, һәр класска кереп тагып чыкты. Рәхмәт сезгә,Лилия апа!
-
Неделя истории. Тарих фәне атналыгы 23.01.2017

Мәктәптә тарих фәне атналыгы башланды. Көн саен төрледән-төрле кичә, класс сәгате уздырыла. Атналыкны уздыруда 11 нче класс укучылары актив катнаша.
-
Неделя английского языка. Инглиз теле атналыгы 20.01.2017

Бу алты көнлектә мәктәптә инглиз теле атналыгы узды. Әлеге фәннән белем бирүче Шәмсетдинова Л.А. һәр класс үзенчәлеген истә тотып, берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерләгән иде. "Үз уеным" бәйгесе һәр укучының күңелендә озак сакланыр әле.
-
Экологик тәрбия кеченәдән башлана. 19.01.2017

Экологик тәрбия юнәлешенең мәктәп тормышыннан юкка чыкканы юк. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәр педагогның бурычы. Мәктәпнең әйләнә-тирәсендә үскән юкә агачларында җимлекләр беркетелгән. Һәр җимлекнең үз җавплы кешеләре бар. Беренче генә класста укыса да, Рафил кошлар белән бик дус. Аларның алдына җимнәрне үзвакытында куеп бара. Ә үзе читтән генә елмаеп, кошкайларының тәмле ризыктан авыз иткәннәрен күзәтеп тора.
-
Родительское собрание. Ата-аналар җыелышы 18.01.2017

11нче класста белем алучы укучыларның әти-әниләре белән индивидуаль формада класс җыелыш уздырылды. Җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр: укучыларның мәҗбүри һәм сайлап алу буенча бирелә торган имтиханнарның көндәлек, айлык нәтиҗәләре белән ата-аналарны таныштыру.
-
Конкурс 17.01.2017

Бүген Урта Кирмән урта мәктәбе базасында хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары катнашында Республика конкурсының муниципаль зона этабы узды.Без 3 нче урынны яуладык.
-
Шагыйрь-эзтабар Шаһинур абый белән очрашу 16.01.2017

Якташыбыз, шагыйрь, эзтабар Шаһинур абый Мостафин бүген мәктәбебезнең иң зур кунагы булды. Укучылар белән очрашып, әдәбият һәм тарих буенча бик файдалы һәм кызыклы мәгълуматлар җиткерде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Чишмәләрдән төп сихәт алып. 14.01.2017
Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?! (Алисә Исхакова сайтыннан)Рәсемдә: 8 нче класс укучылары чишмәләрнең торышын һәрдаим кайгыртып торалар.


