Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422171, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Средние Кирмени, ул. Гагарина, д. 37 |
| Телефон: | +7(855)-632-92-19 |
| E-Mail: | SSkirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекирменская СОШ им. Ш.С. Мустафина" |
| Руководитель: | Искандарова Гульназ Вакиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 10 ученика, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 10учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Студентлар белән очрашу 30.01.2017

Бүген мәктәптә студентлар белән очрашу узды. Ике дистәгә якын элеккеге чыгарылыш класс укучылары үзләренең уку йортлары, студент тормышы турында кирәкле һәм шул ук вакытта кызыклы мәгълуматлар җиткерделәр. Ә аннан соң бергәләшеп волейбол ярышында көч сынаштылар. Ни әйтсәң дә студентлар зурлар инде. Укучылар командасын җиңелергә мәҗбүр иттеләр.
-
Могҗизалар кыры 28.01.2017

Тарих фәне атналыгы кысаларында "Могҗизалар кыры" уены уздырылды. Уенда 8-11 нче класс укучылары катнашты. Уенның төп җиңүчесе Шәмсетдинова Ләйсән. Аңа классташларының алкышлары астында истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Шефлык эшләре. Тимурчылык юнәлеше 27.01.2017

11 нче класс укучылары һәр җомга көнне Бибинур Шафиковага (тыл ветераны) шефлыкка йөриләр. Тыл ветеранының хәлен белгәч, аңа хуҗалык эшләрендә булышып алалар. Ә аннан соң Бибинур әби укучыларга яшьлек еллары истәлекләре хакында сөйли. Җор телле әби үзе язган мөнәҗәтләре, бәетләре, такмаклары белән таныштыра.
-
Тарихи КВН. Исторический КВН 26.01.2017

9 нчы һәм 11 нче класс укучылары арасында тарихи КВН уздырылды.
-
Тарих фәне атналыгы. 25.01.2017

Туган төбәгебездә истәлекле урыннар бик күп. Барысының тарихын өйрәнү өчен бик күп вакыт кирәк. Шулай да аз-азлап тарих битләрен ача барабыз. Ачылган битләрен өйрәнәбез, киләчәк буыннарга сөйләп, таныштырып барабаз. Бүгенге класс сәгате дә шул файдалы эшебезнең берсе иде. 5-11 нче класс укучылары өчен " Төбәгебездә Болгар эзләре" класс сәгате узды. Аны тарих укытучысы Хайруллин Р.М һәм 11 нче класс укучысы Каюмов Марат әзерләгән иде.
-
Юлда йөрү кагыйдәләре. 24.01.2017

Мамадыш муниципаль районы ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды филиалы җитәкчесе Лилия Никифорова мәктәптә белем алучы укучыларга һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ут яктысы кайтарткыч беләзек тапшырды. Хәзер безнең һәр укучыда бу беләзек бар. Беләзек хакында тулырак мәгълумат биреп, 11 нче класс укучылары, Марат һәм Илназ, һәр класска кереп тагып чыкты. Рәхмәт сезгә,Лилия апа!
-
Неделя истории. Тарих фәне атналыгы 23.01.2017

Мәктәптә тарих фәне атналыгы башланды. Көн саен төрледән-төрле кичә, класс сәгате уздырыла. Атналыкны уздыруда 11 нче класс укучылары актив катнаша.
-
Неделя английского языка. Инглиз теле атналыгы 20.01.2017

Бу алты көнлектә мәктәптә инглиз теле атналыгы узды. Әлеге фәннән белем бирүче Шәмсетдинова Л.А. һәр класс үзенчәлеген истә тотып, берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерләгән иде. "Үз уеным" бәйгесе һәр укучының күңелендә озак сакланыр әле.
-
Экологик тәрбия кеченәдән башлана. 19.01.2017

Экологик тәрбия юнәлешенең мәктәп тормышыннан юкка чыкканы юк. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәр педагогның бурычы. Мәктәпнең әйләнә-тирәсендә үскән юкә агачларында җимлекләр беркетелгән. Һәр җимлекнең үз җавплы кешеләре бар. Беренче генә класста укыса да, Рафил кошлар белән бик дус. Аларның алдына җимнәрне үзвакытында куеп бара. Ә үзе читтән генә елмаеп, кошкайларының тәмле ризыктан авыз иткәннәрен күзәтеп тора.
-
Родительское собрание. Ата-аналар җыелышы 18.01.2017

11нче класста белем алучы укучыларның әти-әниләре белән индивидуаль формада класс җыелыш уздырылды. Җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр: укучыларның мәҗбүри һәм сайлап алу буенча бирелә торган имтиханнарның көндәлек, айлык нәтиҗәләре белән ата-аналарны таныштыру.


