муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
Руководитель: | Фархуллин Раиф Сунгатович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 6 учащихся |
У нас учат: | 7 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37
-
Методик эш айлыгы 16.02.2013
1 нче февральдән мәктәбебездә укытучыларның методик эш айлыгы башланды. Методик эш айлыгы планы нигезендә укытучылар коллективы белән мәктәпнең методик проблемасы буенча төрле чаралар, педагогик укулар, семинарлар планлаштырылды. Төп тема айлыкта төп мәктәп өчен яңа дәйләт стандартларын өйрәнү һәм практикада сынап карау.
-
Рухи-әхлак тәрбиясе буенча эш. 16.02.2013
Гыйнвар аенда мәктәптә рухи - әхлак айлыгы үтте. Бу айлыкны йомгаклап 31 гыйнвар көнне Маһинур абыйстай белән мәктәпкүләм очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуда Маһинур абыстай укучыларыбызны акны карадан һәм яхшылыкны яманнан аерырга өйрәтте.
-
Россия чаңгы юллары 16.02.2013
10 нчы февраль көнне Кече Кирмән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары" бәйрәме үтте. Бу бәйрәмдә 42 укучы, 5 мәктәкәчә яшьтәге балалар, 12 укытучы һәм 8 техник хезмәткәр, 2 ветеран укытучы, 20 ата-ана чаңгыга басты.
-
Котлыйбыз! 16.02.2013
11 нче февраль көнне 5 нче сыйныф Гыймазова Лилия "Иң яхшы әйдаман" конкурсының зона турында катнашты. Бу бәйгедә Лилия 3 нче урынны яулады. Гыймазова Лилияне котлыйбыз!
-
Мәктәпкүләм семинар. 16.02.2013
Башлангыч сыйныфка ФГОС кертелү һәм киләчәктә төп мәктәпкә яңа дәүләт стандартлары керү сәбәпле башлангыч сыйныф укытучыларының тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан 12 нче февраль көнне мәктәпкүләм семинар үткәрелде. Мәктәкүләм семинарда ФГОС буенча башлангыч сыйныф укытучыларының тәҗрибәсе өйрәнелде һәм ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Мәктәпкүләм чаңгы ярышы 16.02.2013
17 нче гыйнвар көнне мәктәпкүләм чаңгы ярышы үткәрелде. Чаңгы ярышында 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чаңгы ярышында малайлар арасында 1 урынны алган Насибуллин Динарны, 2 нче урынны алган Фатихов Рәмисне һәм кызлар арасында 1 нче урынны алган Шарифуллина Рүмияне, 2 нче урынны алган Шахиева Лилияне котлыйбыз.
-
Инглиз теле атналыгы 16.02.2013
19 нчы гыйнвардан 24 нче гыйнварга кадәр мәктәптә инглиз теле атналыгы үтте. Атналык планы буенча мәктәпкүләм күп кенә чаралар үткәрелде. Инглиз телендә әкият инценировкалары күрсәтелде.
-
"Ел укытучысы" конкурсы.
24.01.2013
"Ел укытучысы" конкурсы.
16 нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә ел укытучысы конкурсы үтте. Бу конкурста барлыгы 9 укытучы катнашты. 9 укытучы арасында башлангыч сыйныф укытучысы Мөбәрәкшина Энҗе Ясәви кызы җиңүче булды. Ул әлеге конкурсның район этабында катнашачак.
-
Күңелле ял иттек.
15.01.2013
Кышкы каникул көннәре мәтәбебездә күңелле үтте. Каникул көннәрендә хоккей мәктәпнең хоккей тартмасында хоккей уйнадык. Спортзалда авыл яшьләре командасы белән мәктәп укучылары камандасы арасында волейбол һәм баскейтбол ярышлары үтте. Таудан чана шуу буенча рыш үткәрелде.
Каникул вакытында мәктәптә "Яшь чаңгычы", "Дизайн", "Тылсымлы буяулар", "Спорт уеннары", "Оста куллар" түгәрәкләре эшләде.
8 гыйнвар көнне 28 укучы Мамадыш шәһәре Боз сараена тимераякта шуырга бардылар.
-
Физика һәм математика атналыгы 15.01.2013
Физика һәм математика атналыгы.