муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
Руководитель: | Фархуллин Раиф Сунгатович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 6 учащихся |
У нас учат: | 7 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37
-
Диана Мишкина исемендәге конкурс. 05.04.2013
30 нчы март көнне Мамадыш шәхәрендә Республикакүләм Диана Мишкина исемендәге җыр конкурсы үтте. Бу конкурста безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу катнашып 1 урынны яулады. Алсуны бу җиңүе белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 09.03.2013
24 нче феварль көнне 7 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу Республикакүләм үткәрелгән беренче "Зәйтүнә" исемле мөнәҗәтләр әйтү конкурсында катнашып 1 урынны яулады. Алсуны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!
-
Хәрби-патриотик айлык. 09.03.2013
Мәктәптә хәрби патриотик айлык тәмамланды. Бу айлык кысаларында күп кенә чаралар үткәрелде. Айлыкны йомгаклап 27 нче февраль көнне мәктәптә "Аҗаган" хәрби спорт уены үтте. Бу уенда ике команда катнашып Зиннатуллин Нияз командалыгындагы 1 ввзвод җиңү яулады.
-
Телләр атналыгы 02.03.2013
18 нче февральдән 22 нче февральгә кадәр мәктәбебездә телләр атналыгы үтте. Атналыкта һәр класста телләргә багышланган класс сәгатьләре булды. 20 нче февраль көнне телләр атналыгы кысаларында мәктәпкүләм "Туган телебез - татар теле" исемле кичә үткәрелде. Кичәдә 5 нче сыйныф укучылары театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. 1-4 нче сыйныф укучылары рус телендә, инглиз телендә, татар телендә шигырьләр укыдылар.
-
Йолдызлык - 2013. 02.03.2013
17 нче февраль көнне Мамадыш шәһәрендә "Йолдызлык-2013" эстрада фестиваленең район туры үтте. Бу фестивальдә безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу катнашып җиңү яулады. Алсуны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышы 02.03.2013
22 нче февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган районкүләм чаңгы ярышы үтте. Бу ярышның спонсоры мәктәбебезнең элекке укучысы, шәхси эшмәкәр, Гаянова Гөлнәзирә Рафкат кызы булды. Ярышта барлыгы 5 авылдан чаңгычылар килгәннәр иде. Һәм классик стиль белән 4 яшь категориясендә кызлар һәм малайлар, ир-егетләр һәм хатын -кызлар ярыштылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 25.02.2013
Башлангыч сыйныфлар атналыгы.
11 нче февральдән 17 нче февральгә кадәр мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының атналыгы үтте. Атналыкта укучылар белән "Әкиятләр илендә" исемле кичә, "Математик КВН" һәм "Күңелле стартлар" бәйгеләре үткәрелде.
-
ФГОС буенча семинар 25.02.2013
ФГОС буенча семинар.
Төп мәктәпкә яна дәүләт стандартлары керү сәбәпле, мәктәптә төп мәктәп өчен булган ФГОС материалларын өйрәнү дәвам итә. 15 нче 16 нчы фераль көннәредә Методик эш айлыгы кысаларында мәктәпкүләм семинар үткәрелде. Семинарда ФГОС буенча дәрескә таләпләр өйрәнелде. Төбәндәге фәннәрдән ФГОС таләпләренә җавап бирерлек итеп ачык дәресләр үткәрелде: физика - 8 класс (Фархуллин Р.С.), технология - 5 класс (Закирова Ф.Р.), инглиз теле 5 класс (Фархуллина З.Т.), математика - 6 класс (Зиннатуллина З.Х.).
-
Котлыйбыз! 16.02.2013
31 нче гыйнвар көнне 7 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу районкүләм үткәрелгән "Инглиз телендә җырлыйбызда, сөйләшәбез дә" исемле конкурста уңышлы гына чыгыш ясады. Алсуны котлыйбыз!
-
Укытучылар спартакиадасы. 16.02.2013
1 нче февраль көнне мәктәбебездә укытучылар спартакиадасы үтте.Әлеге ярыш түбәндәге төрләрдән үтте: ир-егетлә - тартылу, хатын-кызлар-этелү, шахмат, теннис, канат тартышу, дарст. Спортакида да барлык укытучыларда катнашты.