муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
Руководитель: | Фархуллин Раиф Сунгатович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 6 учащихся |
У нас учат: | 7 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37
-
Шигыриять бәйрәме.
05.03.2014
28 нче февраль көнне авыл мәдәният йортында укучыларыбыз катнашында "Туган яктан күчкән балкыш" исемле шигыриять бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә шагыйр-прозаик авылдашыбыз Рафаил абый Газизов, авылдашыбыз шагыйрь Вәрис Минегалиев, авылдашыбыз шагыйрь Гыйлмулла Салаховлар чакырылган иде. Алар үзләренең әсәрләрен укыдылар. Укучылар шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм концерт номерлары күрсәттеләр.
-
"Йолдызлык-2014"
22.02.2014
16 нчы февраль көнне Мамадыш шәһәре мәдәният йортында "Йолдызлык-2014" фестиваленең район туры үтте. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 8 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Алсуны котлыйбыз!
-
21 нче февраль - телләр көне. 22.02.2014
21 нче февраль көнне мәктәбебездә телләр көне билгеләп үтелде. 1-9 нчы сыйныф укучылары телләр көненә карата үзләре әзерләгән рус теледә, инглиз телендә, татар телендә шигырьләрен укыдылар.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены. 22.02.2014
Мәктәптә 21 нче февраль көнне 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында хәрби-спорт уены үтте. Бу бәйгедә 2 команда ярышты. "Бөркет" һәм "Лачын камандалары. Ярыш йомгаклары буенча "Лачын" командасы җиңү яулады. Җиңүче команданы котлыйбыз.
-
Экскурсия 22.02.2014
6 нчы февраль көнне 1-8 нче сыйныф укучылары, "Тормыш дәресләре" планы нигезендә, Норма урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында һәм Су-Елга авылында Шакурова Нурия апаның фермер хуҗалыгында экскурсиядә булдылар.
-
"Иң яхшы әйдәман" 22.02.2014
6 нчы февраль көнне 6 нчы сыйныф укучысы Гимазов Лилия Түбән Сөн урта гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән "Иң яхшы әйдаман" конкурсында катнашты. Әлеге конкурста "Иң кызыксынучан һәм булдыклы әйдаман" номинациясендә җиңүче булды. Лилияне котлыйбыз!
-
Татарстан чаңгы юллары. 22.02.2014
9 нчы февраль көнне, мәктәбебездә "Татарстан чаңгы юллары" чарасы үтте. Әлеге чарада 40 укучы, 15 ата-ана, 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаштылар.
-
Авыл җыены. 22.02.2014
12 нче февраль көнне авыл җыены үткәрелде. Авыл җыенына Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы килде. Ул мәктәптә укучыларның дәрестән тыш эшнең оештырылуы белән танышты.
-
"Тылсымлы буяулар" рәсем түгәрәге. 22.02.2014
"Тылсымлы буяулар" рәсем түгәрәге укучылары район, Республика һәм Бөтенрәсәй конкурсларында даими катнашып киләләр. Укучыларның һәртөрле конкурсларда яулаган урыннары күп. Түгәрәкнең җитәкчесе Марданова Раилә Илгиз кызы. Укучыларны һәр җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Методик айлык эшчәнлеге. 22.02.2014
Мәктәптә февраль ае "Методик эш айлыгы" дип игълан ителде. Айлык кысаларында укытучылар белән семинарлар һәм ачык дәресләр үткәрелде.