муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
Руководитель: | Фархуллин Раиф Сунгатович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 6 учащихся |
У нас учат: | 7 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37
-
Тәрбия эше буенча районкүләм семинар 18.04.2013
Тәрбия эше буенча районкүләм семинар.
-
8 нче мартка концерт. 05.04.2013
9 нчы март көнне Кече Кирмән авылы мәдәният йортында мәктәп коллективы авыл халкы өчен зур концерт куйды. Авыл халкы конөертны бик ошатты һәм зур рэхмэтен белдерде.
-
"Мин эзләнүче" фәнни-практик конференция 05.04.2013
15 нче март көнне мәктәптә укучыларның "Мин эзләнүче" исемле фәнни-практик конференциясе үткәрелде. Конференциядә укучылар тарафыннан эшләнгән барлыгы 13 фәнни эзләнү эше һәм проект эшләре якланылды. Конференциядә жюри составы укучыларның эшләрен 10 баллы система белән бәяләде һәм югары бәя бирде. Иң яхшы дип табылган ике эш район "Фәндә үз эзем" исемле фәнни-практик гамәли конференциягә җибәрелде.
-
Нәүрүз бәйрәме.
05.04.2013
21 нче март көнне мәктәпкүләм авыл мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмдә укучылар кыш бабайны озатып язны каршы алдылар. Учакта карга боткасы пешерелде. Әлеге чарада авыл халкыда теләп катнашты.
-
"Фәндә үз эзем" район фәнни-гамәли конференциясе 05.04.2013
28 нче март көнне районкүләм "Фәндә үз эзем" фәнни-практик конференциясе үтте. Бу конференциядә безнең мәктәптән ике укучы катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Гыйдәтуллина Диләрә технологиядән "Кечкенә модница" исемле фәнни эзләнү эшен, 8 нче сыйныф укучысы Мухаметшин Булат физикадан "Сыеклыкның парга әйләнү үзлекләре" исемле фәнни эшеләрен якладылар. Әлеге конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Мухаметшин Булат 3 урынны яулады. Булатны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Ел укучысы" конкурсы. 05.04.2013
29 нчы март көнне Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбендә зона буенча 4 нче сыйныф укучыларының "Ел укучысы" конкурсы үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Фархуллина Гөлинә катнашты. Бу конкурста Гөлинә уңышлы гына чыгыш ясап 2 нче урынны яулады. Фархуллина Гөлинәне әлеге уңышы белән котлыйбыз.
-
Н.Газизов призына районкүләм милли көрәш буенча бәйге. 05.04.2013
30 нчы март көнне Югары Ушмы авылында Н.Газизов призына милли көрәш буенча ярыш үтте. Әлеге ярышта безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Насибуллин Динар катнашып үз үлчәү авырлылыгда 2 нче урынны яулады. Насибуллин Динарны әлеге уңышы белән котлыйбыз!
-
Кошлар көне. 05.04.2013
1 нче апрель көнне мәктәпкүләм кошлар көне үтте. Кошлар көне кысаларында мәктәптә сыерчык ояларына һәм рәсем конкурслары оештырылган иде. Мәктәпбуенча барлыгы 15 сыерчык оясы һәм 12 рәсем ясалаган иде. һәм укучылар тарафыннан "Экология елына" багышланган 14 сочинениедән торган күргәзмә дә куелды. Кошлар көненә карата 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары арасында "Бәхетле очрак" бәйгесе үткәрелде. Бу бәйге дә 8 нче сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
Районкүләм "Кошлар көне" 05.04.2013
3 нче апрель көнне Мамадыш шәһәрендә районкүләм "Кошлар көне" үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәптән дә укучылар төрле конкурсларда катнашып түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: 8 нче сыйныф укучысы Сабирова Ләйсән рәсем конкурсында беренче урынны яулады, 8 нче сыйныф укучысы Фатихова Илзия сочинениеләр конкурсында 1 нче урынны яулады, 6 нче сыйныф укучысы Газизов Илдан "Иң яхшы сыерчык оясы" конкурсында 3 нче урынны яулады. Әлеге укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Йолдызлык-2013" 05.04.2013
3,4 нче апрель көннәрендә 7 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу Лаеш шәһәрендә үткән "Йолдызлык-2013" эстрада фестиваленең зона этабында катнашты һәм берничә район катнашучылары арасында 2 урынны яулады. Алсуны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!